Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Ришат Йосыпов Пауэрлифтинг буенча Мәскәүдә үткәрелгән дөнья чемпионатында җиңү яулаган

Пауэрлифтинг буенча Мәскәүдә күптән түгел үткәрелгән дөнья чемпионатында 60 килограммга кадәрге үлчәү категориясендә Татарстанның Саба районы егете Ришат Йосыпов дөнья чемпионы исемен яулады, дип шатлык уртаклаша “Саба таңнары” газетасы. Чемпионатта дөньяның 33 иленнән 2 меңннән артык спортчы катнашкан. Татарстан җыелма командасы составында чыгыш ясаган Ришат Йосыповның тренеры - Азат Вәлиуллин. Ришат Йосыпов 1989 елда Байлар Сабасында туган егет, хәзерге вакытта Казан мәгълүмати технологияләр һәм элемтә техникумында укыта, дип белдерә район газетасы. Белешмә өчен. Пауэрлифтинг — ул өч күнегүдән торган авыр атлетика төре. Әлеге спорт авырлык күтәрүне максат итә, ягъни спортчы тәнен мөмкин кадәр көчле итәр өчен чыныктыра, күнектерә.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев