Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Римма Ратникова: “Фильм төшерелгәч, аны матур итеп тәкъдим итү чарасын үткәрергә кирәк”

Узган ел республикада кино өлкәсенә 75 млн сум чамасы акча бүлеп бирелгән. Әлеге акчаның 70,4 млн сумы 32 кинотасма төшерүгә тотылган. Татарстанда төшерелгән фильмнарның 8е республика һәм районнарга прокатка чыгарылган. Кинотеатрларга прокат өчен, ел саен диярлек, якынча 3 млн сумга кинотасмалар сатып алына. Узган ел, мисал өчен, 138 кинофильм сатып алынган, шуларның 68е безнең илдә төшерелгән. Балалар өчен прокатка алынган фильмнарның саны — 60. Татарстанда 37 кинотеатр исәптә, аларның 21е — шәхси, 1е — дәүләтнеке, 15е — муниципаль. Авыл җирлекләрендә барлыгы 119 киноҗиһаз урнаштырылган, хәрәкәт итә торган 28 кино комплекс гамәлдә. Шуңа бәйле рәвештә, авыл җирлекләрендә яшәүче татарстанлылар да кино карау мөмкинлегенә ия. 2015 елда, мисал өчен, район һәм авылларда гомер итүчеләргә 14 меңнән артык сеанс күрсәтелгән, аларны 300 меңнән артык тамашачы караган. Бу хакта ТР Дәүләт Советының мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты утырышында ТР мәдәният министры урынбасары Гүзәл Шәрипова хәбәр итте. Парламент депутаты, “Яңа гасыр” телеканалы генераль директоры Илшат Әминов бу чыгыштан соң Татарстанда төшерелгән кинофильмнарны кая карап булуы белән кызыксынды һәм аларны “Яңа гасыр” телеканалында күрсәтергә теләге булуын белдерде. “Бу фильмнар дәүләт хисабына төшерелә, әмма безгә килеп җитми. Сәбәбе нидә?”- диде ул. Гүзәл Шәрипова исә республикада төшерелгән фильмнарның “Татаркино” оешмасында булуын һәм әлеге кинокартиналарның кала һәм районнарда күрсәтелүен әйтте. Римма Ратникова бу уңайдан үз фикерен җиткерде. “Фильм төшерелгәч, аны матур итеп тәкъдим итү чарасын үткәрергә кирәк. Телевидение аша күрсәтү мөһим”, - диде ул.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев