РИИда "Мөселман белем бирү оешмаларында инновацион технологияләр" дип исемләнгән конференция узачак

Бүген Россия Ислам институтында “Мөселман белем бирү оешмаларында инновацион технологияләр” IV Халыкара фәнни-гамәли конференция була.

Исеменнән үк күренгәнчә, чара белем бирү өлкәсендә заманча технологияләрне куллану мәсьәләсен күтәрә.

РИИ ректоры Рәфыйк Мөхәммәтшин “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы хәбәрчесенә бәян иткәнчә, әлеге уку йортын тәмамлаучылар, беренче чиратта, классик ислам нигезләрен алырга тиеш. “Ул гасырлар буе корылган система. Әмма без XXI гасырда яшәгәнлектән, мәгариф системасына инновацион яңалыкларны да кертергә кирәк. Шуңа да классик ислам белемнәрен инновацион системалар кулланып, ничек җиткерергә дигән проблема бар”, - диде Рәфыйк Мөхәммәтшин. Аның сүзләренчә, дини белем бирү системасына стандартларны керткәндә дә иң төп кыенлыклар заманча технологияләрне укыту системасында куллану белән бәйләүгә кагылган. Моннан тыш, дәреслекләр проблемасы да килеп туган.

“Ислам уку йортын бетергән кеше классик әдәбиятны белергә тиеш. Аны нинди генә яңа ысуллар белән укытма, әгәр дә ул классик әдәбиятны белмәсә, аның җәмгыять өчен дә, өммәт өчен дә файдасы бик аз булачак. Яңа технологияләрне файдалану гарәп теленә дә, ислам динен укытуга да, гомумән, бөтен фәннәргә дә карый. Дөньяви галимнәр аны аңлап та җиткерми. Сез урта гасырдагы кебек укытасыз, диләр. Әмма без урта гасырда формалашкан ислам кыйммәтләреннән баш тарта алмыйбыз, чөнки бу диннең нигезе”, - дип билгеләп үтте югары уку йорты җитәкчесе.

Заманча технологияләрне куллануны ректор яшьләрнең фикерләү дәрәҗәсен формалаштыруда да кулланырга кирәк, дип саный. “Яшьләр заманча фикер йөртергә тиеш. Бер яктан урта гасырда формалашкан нигезләрне югалтмаска, икенче якта заманча фикерләүче яшь кеше формалаштырырга кирәк”, - диде Р.Мөхәммәтшин.

Халыкара фәнни-гамәли конференция берничә секциягә бүленеп эшләячәк.

“Дини дисциплиналарны укыту үзенчәлекләре” секциясендә, мисал өчен, Үзбәкстанда дини белем бирү системасында магистрлар программаларының формалашуы, совет чорыннан соң дини лидерларның Татарстанда барлыкка килү шартлары һ.б. темаларга фикер алышачаклар.

“Татар телле мәгълүмати мохитнең үсеше” секциясеендә конференция вәкилләре иске татар теленең кулланылышына гәрәп һәм фарсы теленең тәэсире, сузык авазлар дәрәҗәсендә тавыш тембрын күнектерү, “Ана теле” онлайн-мәктәбе материалларын гамәли дәресләрдә куллану, татар теле дәресләрендә географик терминнар белән таныштыру, чит ил студентларын татар теленә өйрәтүдә сөйләм компетенцияләрен үстерү һ.б. темалар хакында сөйләшәчәкләр.

Моннан тыш, “Ислам икътисадының актуаль проблемалары һәм аны укыту үзенчәлекләре“ секциясе барышында ислам дине һәм икътисад фәне, аны укыту, белем бирү процессында яңа технологияләр файдалану кебек мәсьәләләр күтәреләчәк.

Конференция эшчәнлегендә Иранның Кум университеты профессоры Шейх Мәхди Әнсари Куми, Коръән хафизларны әзерләүче бөтендөнья оешмасы рәисе Хәсән Әл-Хадия, Саадидагы Фарсы теле фонды рәисе Али Әсфәхани һ.б. белгечләр катнаша.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: