Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Рига халкы һәм кунаклар төрки халык традицияләре белән танышачак

6 майда Ригада, оештыручылар хәбәр иткәнчә, шәһәрнең мәдәни программасы кысаларында Сабан туе бәйрәме булачак. Бәйрәм “Верман бакчасы” үзәк паркында оештырылачак. Верман бакчасы – Ригадагы иң матур һәм зур паркларның берсе. Биредә даими рәвештә концертлар була, балаларны уен мәйданчыклары каршы ала. Рига халкы һәм кунаклар төрки халык традицияләре белән таныша, ә татарлар һәм башкортлар үз мәдәниятләренең матурлыгын һәм байлыгын күрсәтә алачак. Латвиядә татарлар һәм башкортлар Сабан туен 30 ел дәвамында уздырып киләләр. Бәйрәмне берләштерелгән Татар Европа яшьләре һәм Латвиядәге “Чишмә” татар-башкорт җәмгыяте оештыра. Сабан туе бәйрәмен әзерләүдә һәм уздыруда Латвия, Литва, Эстония һәм Польша татар һәм башкорт җәмгыятьләре катнашып, зур тырышлык күрсәтә.    
Татар-информ

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев