Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Рига Думасы татар китаплары чыгарырга ярдәм итә

Латвия башкаласы Рига шәһәрендә Габдулла Тукайның 130, Муса Җәлилнең 110 еллыгына багышланган китап нәшер ителәчәк. Мәгълүмат ике телдә - татар һәм латыш телләрендә биреләчәк. Бу хакта  “Татар-информ” корреспондентына җирле татарларның “Идел” җәмгыяте рәисе Ринат Ахунов хәбәр итте. Бу - Латвия татарлары тырышлыгы белән чыккан өченче китап. 2013нче елда Ригадагы бердәнбер татар теле укытучысы Гөлфия Хурамшина шигырьләре дөнья күргән, ул басмада шагыйрәнең туган якка, аны сагынуга, ата-аналарга багышланган әсәрләре урын алган. 2014 елда исә татар халык ашлары җыентыгы чыккан.  Аңа Латвия татарлары пешерә торган милли ризыкларның рецептлары кергән, ул рецептларны өйләр буенча йөреп җыйганнар - һәр гаилә аерым бер ризык пешереп, аңа фотосессия уздырып, рецептын яздырган. Китапларның төзүчесе  — Ләйсән Билал, дизайнеры − Артур Шаһиев. “Китапны дөрес итеп җыйган һәм татар бизәкләре белән тулыландырган өчен без Артур Шаһиевка бик рәхмәтле”, - ди Ринат Ахунов. Китапларның тиражы – 200әр данә. “Идел” җәмгыяте рәисе сүзләренчә, татар телендә басылган китапларга Ригада ихтыяҗ зур. Җирле татарлар яңа китаплар хакында һәрвакыт  сорашып тора. Латышлар исә татар мәдәнияте белән кызыксына. Әлеге китаплар “Идел” татар җәмгыяте тарафыннан, Рига Думасының мәгариф, мәдәният һәм спорт департаменты, Татарстан Мәдәният министрлыгы ярдәме белән чыгарылган. Тукай һәм Җәлилгә багышланган китап көзгә таба дөнья күрер дип планлаштырыла.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев