Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Рифкать Миңнеханов Саба районында юлда транспорт һәлакәтенә карата ашыгыч матбугат конференциясе үткәрә

Бүген Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгының ЮХИДИ идарәсе башлыгы - ТР буенча баш дәүләт юл хәрәкәте куркынычсызлыгы инспекторы Рифкать Миңнеханов республиканың Саба районында килеп чыккан фаҗигагә багышланган ашыгыч матбугат конференциясе үткәрә. Искәртеп узабыз: 26 июнь көнне 9.34тә Казан - Шәмәрдән автомобиль юлының 80нче чакрымында транспорт һәлакәте турында хәбәр алына - "Citroen Jumper" микроавтобусы белән "Hyundai ix35" кроссоверы бәрелешә. Башлангыч мәгълүматлар буенча, кроссоверның 44 яшьлек йөртүчесе каршы як полосага чыгып, микроавтобус белән бәрелешкән. ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы мәгълүматларына караганда, һәлакәттә 8 кеше үлгән, шул исәптән җирле Үзәк район хастаханәсендә операция салган вакытта 1 бала да (башта 5 кеше һәлак булган иде, аннары каза күрүчеләрнең тагын 3сенең гомере өзелде). Тагын 4 кеше каза күргән. Һәлак булучылар исемлегендә: кроссоверның хуҗасы һәм пассажиры, шулай ук микроавтобус йөртүчесе һәм пассажирлары. Алар барысы да ТРның Саба районында яшәүчеләр. Юлда транспорт фаҗигасе факты буенча РФ Җинаять кодексының 264нче маддәсе 5нче өлеше ("Юл хәрәкәте һәм транспорт чараларыннан файдалану кагыйдәләрен бозу") буенча җинаять эше кузгатылган.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев