Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Рифат Сәлахның “Ак фәрештә” китабы тәкъдим ителде

Татарстан китап нәшриятының Бауман урамындагы фирма кибетендә шагыйрь, хаҗи, республика әдәби конкурслар лауреаты, Татарстан китап нәшриятының балалар һәм яшүсмерләр бүлеге мөхәррире Рифат Сәлахның “Ак фәрештә” китабы тәкъдим ителде. Автограф-сессиядә “Татар-инфом” хәбәрчесе дә катнашты. Презентация книги Рифата Салаха “Аллага тапшырып дүртенче китабым – “Ак фәрештә”нең тәкъдим итү кичәсен дусларым белән оештырырга булдым, - ди Рифат Сәлах. – Мондый кичәләр күптән оештырганым юк иде. Соңгысы 2009 елда “Яшел ай” китабының Г.Камал исемендәге театрның Кече залында узган иде. Тамашачы, укучыларым белән аралашасы килсә дә, китап туйлары уздырырга ашкынып тормыйм. Шулай да үзебезнең Татарстан китап нәшриятында басылгач, икеләтә шатлык булды. “Ак фәрештә”гә моңарчы дөнья күргән китапларымдагы әсәрләрне дә керттем, чөнки алар сатуда юк инде. Шулай ук яңа гына язылган шигырьләрем белән дә биредә танышырга мөмкин булачак”. Презентация книги Рифата Салаха Рифат Сәлахның “Ак фәрештә” исемле яңа китабы Татарстан китап нәшриятында 2500 тираж белән нәшер ителде. Китапның мөхәррире шагыйрь, Г.Тукай премиясе лауреаты Газинур Морат. Газинур ага яшь авторның иҗатын югары бәяләде. “Рифат татар теле һәм әдәбияты факультетында укымаган. Ул хокук белгече, юрист кеше, ләкин күңеле белән шагыйрь. 30 яшенә берничә китап чыгарды, афәрин. Мөхәррир буларак, мин аны әзерлекле шагыйрь, дияр идем. Беренче китабы белән чагыштырганда, егеттә шактый үсеш сизелә һәм бу хәл сөендерә. Безнең арттан шундый егетләр үсеп килүе аеруча куандыра”, - диде Газинур Морат. Газинур ага шулай ук Рифат Сәлах иҗатында дини мотивларның калку чагылуын хуплап узды, әсәрләрендә “хулиганлык” җитеп бетмәвен билгеләп куйды. Кеше буларак сыйфатларына соклануын белдерде. Презентация книги Рифата Салаха Язучы, әдәбият галиме Галимҗан Гыйльманов та Рифатка шәкерте буларак үз фикерен җиткерде. Шагыйрь белән очрашуга килгән китап яратучыларга Рифатның олы шигърияткә беренче адымнары хакында  бәян итте. “Казан университетында эшләп килгән “Әллүки” иҗат берләшмәсенә Рифат Сәлахны Ленар Шәех алып килде. Рифат берләшмәдә 2-3 ай эчендә тулаем ачылып китте. Эчке лирикасы, җан авазы безне сокландырды. Иманлыгы белән үзенә җәлеп итте. Ул шагыйрь буларак төсләрне образ ачуда оста файданала, хис образлары да аңарда көчле. Максатлы шагыйрь, ә бу инде иң мөһиме. Максаты: адашкан халкын табу”, - диде Галимҗан Гыйльманов. Презентация книги Рифата Салаха “Ак фәрештә” китабы презентациясендә Рифат яңа җыентыгыннан шигырьләр укыды. Ильяс Халиков аның сүзләренә иҗат ителгән “Шәһри Болгар” җырын башкарды, гармунчылар бию көйләре уйнады. Презентация книги Рифата Салаха Белешмә: Рифат Сәлахов 1987 елның 8 июлендә Татарстанның Буа районы Яңа Чәчкап авылында туган. Авылда урта мәктәпне тәмамлый һәм 2004-2009 елларда Казан дәүләт университетының юридик факультетында белем ала. Рифат Сәлах тел-әдәбият белән мәктәптә укыганда ук кызыксына башлый. Беренче шигырен бишенче сыйныфта яза. Унынчы-унберенче сыйныфларда белем алганда, район газетасында шигырьләре басыла башлый. Тел һәм әдәбият буенча олимпиадаларда катнаша. Ул 2004 елдан актив иҗат итә башлый. Казан дәүләт университетының “Әллүки” әдәби-иҗат берләшмәсендә чыныгу ала. Рифат Сәлах 4 китап авторы, Татарстан китап нәшриятының балалар һәм яшүсмерләр бүлеге мөхәррире.

“Татар-информ”

Мөршидә Кыямова

Фото: Александр Эшкинин

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев