Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Рифат Фәттахов татар продюсерлык системасы турында китап яза

Татар продюсеры Рифат Фәттахов продюсерлык системасы турында китап яза башлаган. Бу хакта Ваһапов фестиваленең 15нче сезоны башланыр алдыннан үткәрелгән матбугат конференциясендә Рәшит Ваһаповисемендәге фонд директоры Рифат Фәттахов хәбәр итте. “Бу - шактый кызыклы тема. Татар продюсерлыгы - бәхәсле дә тема. Күп сораулар бар һәм күпмедер тәҗрибә дә бар. Шушы ун еллык тәҗрибәне бер формага салу теләге бар”, - диде ул. Китапның шартлы исеме - “Татар продюсеры язмалары”. Рифат Фәттахов бу китабында зур проектлар өчен дәүләттән акча алу юллары турында язмаячак. “Дәүләттән акча алу өчен хат язасың инде. Әмма ул акчаны сорау өчен башта бит эшеңне күрсәтергә кирәк. Безнең Ваһапов фестивале өчен акча бирелә икән – бу безнең унбиш еллык хезмәтебез нәтиҗәсе. Без үзебезнең ышанычлы репутациябезне булдырдык. Теләсә кайсы кабинетка керсәк тә, Ваһапов фестиваленең ни икәнен аңлатып торасы юк. Бу фестиваль кирәкме-юкмы дигән сорау куелмый. Мәдәният министрлыгы да, Дәүләт Советы да, Президент аппараты да андый сорауны бирми. Безгә бары тик чыгымнарыбызны гына нигезләргә кирәк”, - дип аңлатып үтте булачак китапның авторы “Татар-информ” хәбәрчесенең соравына җавап итеп.
  • Рифат Фәттахов – татар продюсеры, Рәшит Ваһапов исемендәге фонд директоры, Муса Җәлил исемендәге премия лауреаты, ТР һәм РФнең атказанган мәдәният хезмәткәре, Ваһапов фестивале һәм конкурсы проектлары авторы. Рифат Фәттаховның беренче югары белеме - журналистика. Төрле елларда "Мәгърифәт" газетасының, "Татарстан", "Идел" журналларының баш мөхәррире иде.

Рузилә Мөхәммәтова, Татар-информ
Фото: Салават Камалетдинов

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев