Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

РФ субъектларында рус телен, мәдәниятен үстерү һәм саклауга өстәмә шартлар булдыру максатыннан Казанда Халыкара олимпиада узачак

“Татарстан Республикасы дәүләт телләрен һәм Татарстан Республикасының башка телләрен саклау, өйрәнү һәм үстерү” дәүләт программасын гамәлгә ашыру кысаларында Казанда туган теле рус булмаган мәктәп укучылары арасында рус теле буенча Халыкара олимпиада узачак. Катнашучылар 17 апрельдән башлап, 28 апрельгә кадәр КФУның социаль-мәгариф челтәрендә http://abiturient.kpfu.ru адресы буенча теркәлә ала. 10 еллык мәктәпләр өчен интернет-тур 4 майда, ә 8 еллыклар өчен 5 нче майда үткәреләчәк. Бәйгедә Татарстан Республикасы, Россия Федерациясе һәм БДБ илләрендә яшәүче укучылар катнашачак. Олимпиада Россия Федерациясе субъектларында рус телен һәм аның мәдәниятен үстерү һәм саклауга өстәмә шартлар булдыру максаты белән оештырыла. Шулай ук чит илдә телне өйрәнү һәм булган белемнәрне камилләштерү өчен кызыксыну уяту, рус мәдәниятенә карата хөрмәт, сакчыл караш тәрбияләү, мәктәп укучыларының эрудиция һәм лингвистик сәләтләрен үстерү дә күздә тотыла.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев