Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

РФ Президентының Татарстан Республикасындагы кабул итү бүлмәсендә сораулары булган гражданнар кабул ителә

Очрашулар Казан шәһәре, Кремль урамы, 12/20 адресы буенча урнашкан кабул итү бүлмәсендә 8, 9 һәм 10 ноябрьдә сәгать 10нан 12гә кадәр уздырыла, дип хәбәр итә ТР буенча баш федераль инспекторның матбугат хезмәте.

Бүген мөрәҗәгать итүчеләрне РФ Юстиция министрлыгының ТР буенча идарәсе башлыгы Виктор Демидов кабул итә. Шул ук вакытта V чакырылыш ТР Дәүләт Советы депутаты Татьяна Воропаева да килүчеләр белән очрашырга әзер.

9 ноябрьдә Россия җәзаларны үтәтү федераль хезмәтенең ТР буенча идарәсе башлыгы Дәүфит Хәмәдишин, 10сы көнне Идел буе транспорт прокуратурасының татар транспорт прокуроры Максим Ковалюк гозерләре белән килүчеләрне кабул итәчәк.

Моның өчен (843) 221-80-36 телефоны буенча алдан язылырга мөмкин.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев