Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

РФ Президенты Владимир Путин Федераль Җыенга еллык юлламасы белән мөрәҗәгать итте

РФ Президенты Владимир Путин Федераль Җыенга еллык юлламасы белән чыгыш ясаганда: “Без фаҗигале тарих битләре белән уйнарга тиеш түгелбез. Шуны истән чыгарырга ярамый: без бердәм халык, һәм безнең Россия бер генә”, - дип белдерде.

Ул билгеләп узганча, илдә халык саны елына 1,7 процентка  арта. Бу Европа илләре күрсәткеченнән зуррак сан. “Без алга таба да социаль өлкәдә халык мәнфәгатьләренә җавап бирерлек  үзгәрешләр алып барачакбыз”, - дип белдерде Владимир Путин.

Россия Президенты тиздән ялган даруларны тыюда  катгый контроль булачагын әйтте. “Барлык хастаханәләрдә, сырхауханәләрдә, хәтта авылларда югары тизлекле интернет үткәрергә кирәк. РФ элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр министры әлеге бурычны хәл итеп була диде. Хәзер бөтен ил бу мәсьәләнең чишелешен тикшерәчәк”, - дип белдерде В.Путин.

2017 елда санитар авиация өчен  3,3 миллиард сум бүлеп биреләчәк, дип тә өстәде Президент.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев