Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

РФ Президенты пенсионерларга өстәмә түләү турындагы закон проектына үзгәрешләр кертте

РФ Президенты Владимир Путин Россия хөкүмәтенә ашыгыч рәвештә илдәге пенсионерларга бер тапкыр 5 мең сум түләү турындагы закон проектына түләүләр барлык төр пенсионерларга, хәрби пенсионерларга да һәм аларга тигезләнгәннәргә дә кагылуы турында үзгәрешләр кертү йөкләмәсен бирде. Бу хакта ТАСС хәбәр итә.

«Хөкүмәттән әлеге ярдәм барлык төр пенсионерларга, хәрби пенсионерларга да кагылуы турында тиз вакытта закон проектына үзгәрешләр кертүне сорыйм», – диде сишәмбе көнне Владимир Путин Кремльдә РФ Куркынычсызлык советы әгъзалары белән үткән киңәшмәдә. Дәүләт башлыгы әлеге мәсьәлә буенча РФ Хөкүмәте рәисе Дмитрий Медведев белән сөйләшүен билгеләп узды.

«Безнең андый мөмкинлекләр бар, бюджетта тиешле чыганаклар бар», – диде Владимир Путин.

Ул шулай ук пенсионерларга 2017 ел башында башкарылырга тиешле бер тапкыр өстәмә 5 мең сум түләнә торган закон проектының Дәүләт Думасына кертелгәнен искә төшерде.

Моңа кадәр Россия Хөкүмәте вице-премьеры Ольга Голодец җәмәгатьчелеккә әлеге түләүләрнең үз пенсия түләү системасы булганлыктан хәрби пенсионерларга кагылмавы турында белдергән иде.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев