Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

РФ Премьер-министры Дмитрий Медведев пенсия законнарындагы үзгәрешләр буенча киңәшмә үткәргән

Россия Премьер-министры Дмитрий Медведев пенсия законнарындагы үзгәрешләр буенча киңәшмә үткәргән, дип хәбәр итә РИА Новости агентлыгы. Киңәшмә барышында Хөкүмәт Рәисе, Дәүләт Думасы депутатлары, дәүләт башлыгы администрациясе һәм «Бердәм Россия» партиясе вәкилләре пенсия реформасына кагылышлы тәкъдимнәр хакында фикер алышкан. Шулай ук яшьләр һәм өлкән буынны эшкә урнаштыру хакында сүз барган. Дәүләт Думасының Хезмәт һәм социаль сәясәт комитеты пенсия законнарындагы үзгәрешләрне 18 июльдән соң караячак.
Татар-информ

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев