Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

РФ Хөкүмәтендә күчемсез милекнең кадастр бәясе турындагы канунга үзгәрешләр әзерлиләр

Якын арада күчемсез милеккә салым артырга мөмкин. Бу хакта «Ведомости» язып чыккан.

«Үзгәрешләр проекты эшләнгән, Россия Икътисади үсеш министрлыгы вәкиле раслаган, Хөкүмәт Аппаратына ул эшләп бетерергә тапшырылган», – дип хәбәр итә басма.

Мәгълүм булганча, төбәк бюджетына керүче күчемсез милек салымы кадастр бәясеннән чыгып исәпләнә. Хәзер закон нигезендә 2020 елга кадәр кадастр бәясен арттырырга ярамый, ә аны киметергә мөмкин. 2017-2019 елларга ул 2014 ел дәрәҗәсендә билгеләнгән яки төбәк күчемсез милеккә салым базасын ничек билгеләгән булса, шул килеш саклана.

Хөкүмәт төбәкләргә бәяләрне яңадан карау кирәкме-юкмы икәнен үзләренә хәл итү мөмкинлеген бирергә җыена, карар турында төбәк җитәкчелеге федераль хөкүмәткә 2016 елның 20 декабренә кадәр хәбәр итәргә тиеш була.

«Закон проекты июль аенда кертелгән бәяләрне яңадан карау мораториен юкка чыгара», – дип әйткән «Ведомости» редакциясенә РФ Сәүдә-сәнәгать палатасы президенты Сергей Катырин матбугат хезмәте аша. «Төзәтмәләр – бу мораторийны юкка чыгару түгел, бәяләрне төбәкләр яңа системага күчкәч кенә яңадан карап була», – дип билгеләп үткән Россия Икътисади үсеш министрлыгы вәкиле үз фикерен.

Күчемсез милек өлкәсе белгечләре бәяләрне күтәрүгә мораторий эре бизнес өчен кулай дип саный. «Кризис чорында төбәкләр бәяләрне күтәрү мөмкинлеген кире кагарлар, бюджетка керем булмас. Нәкъ менә мораторий ярдәмендә эшмәкәрләр беренче тапкыр үз салым чыгымнарын берничә ел алга фаразлый алдылар. Мораторий эре бизнес өчен файдалы», – дип шәрехли басмага «Экспертный совет» оешмасы президенты Алексей Каминский.

Исегезгә төшерәбез: быел гражданнар беренче тапкыр милеккә салымны кадастр бәясе белән түли. Берничә елдан күчемсез милеккә салым бәясе якынча 5 тапкырга үсәчәк.

Экспертлар кадастр бәясенә төзәтмәләр кертү аны тагын да сыйфатлырак итмәячәк, сәбәбе кадастр бәясенә исәп-хисап ясагандагы хаталар, әмма бу юнәлештә җитди эш бармый, дип саный.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев