Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

РФ Дәүләт Думасының пленар сессиясендә депутатлар бюджетка кертелгән төзәтмәләрне карады

“2016 елга мәҗбүри медицина иминиятенең Федераль фонд бюджеты турында”гы Федераль законга төзәтмәләр кертү турында”гы закон проектын Мәҗбүри медицина иминиятенең Федераль фонд рәисе Наталья Стадченко тәкъдим итте, өстәмә доклад белән Татарстаннан депутат, РФ Дәүләт Думасының Бюджет һәм салымнар комитеты әгъзасы Айрат Фәррахов чыкты.

Аерым алганда, ул мәҗбүри медицина иминияте чыгымнары 93 миллиардка киметү ниятләнгән булуын җиткерде.

«Чыгымнар өлешеннән 91,2 млрд сум дотация алыну каралган. Бу акчалар иминиятләштерү взносларын түләү өчен мәҗбүри медицина иминияте системасына җибәрелергә тиеш иде», – дип билгеләп үтте Фәррахов үз чыгышында.

Алып калынган акчалар медицина хезмәткәрләренә хезмәт хакларын арттыруга тотылачак.

2,4 млрд сумны түрәләр  югары технологияле медицина ярдәменә тиешле күләмнән киметергә җыенган булганнар. «Бу 10 мең пациентка уртача 240 меңәр сумлык медицина ярдәме күрсәтүгә тиң», – дип сөйләде Фәррахов.

Депутат билгеләп үткәнчә, Бюджет һәм салымнар комитеты РФ финас һәм сәламәтлек саклау министрлары белән өстәмә утырыш үткәрүләрен һәм анда югары технологияле медицина ярдәменә тиешле акчаларны киметмәү карары кабул ителгән.

Әлеге уңайдан Фәррахов РФ Хисап палатасына 2016 елга югары технологияле медицина ярдәме күрсәтүгә мониторинг үткәрүне йөкләргә тәкъдим итте. Моннан тыш, 2016 елда Россиядә 32 перинаталь үзәк төзелеп бетәргә тиеш булып, аларның бары тугызы гына файдалануга тапшырылуы борчу тудырганын җиткерде. Үзәкләрне проект заказлары эшләре алып барган компанияләрне шулай ук Хисап палатасы тикшерәчәген билгеләп үтте.

Нәтиҗәдә, “2016 елга мәҗбүри медицина иминиятенең Федераль фонд бюджеты турында”гы Федераль законга төзәтмәләр күпчелек тавыш белән кабул ителде.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев