Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

РФ Дәүләт Думасы депутатларының Интернет аша кабул итү мөмкинлеге тууы бар

РФ Дәүләт Думасы депутатларының ел ахырына кадәр парламенттагы эшләреннән бүленмичә төбәктәге гражданнарны Интернет аша кабул итү мөмкинлеге тууы бар. Бу хакта «Интерфакс» хәбәр итә.

РФ Дәүләт Думасы спикеры Вячеслав Володин җомга көнне утырышта Эшне оештыру һәм регламент палатасы комитетыннан «депутатның төбәктәге офисын» булдыру мәсьәләсе буенча эшләүне сорады.

Парламентның түбән палата рәисе парламентарийлар белән сайлаучыларның дистанцион элемтәсен булдыру мөмкинлеге киләсе елдан төбәкләрдә депутат ярдәмчеләре саны арту белән бәйле, дип билгеләп үтте. «Шунлыктан яңа коммуникацияләр куллану мөмкинлеген дә карап, шулар аркылы депутатның гражданнарны кабул итүен оештыруны карарга кирәк", - диде Володин. Ул әлеге төшенчәне «депутат офисы» дип билгеләргә һәм бу мәсьәләдә фикер алышырга һәм фракцияләрдә эшләп бетерергә, дип тәкъдим итте.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев