Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Режиссер Туфан Имаметдинов ябылган яки рус телендә укытуга күчкән татар мәктәпләре турында социаль ролик төшерә

“Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы хәбәрчесе роликны яздыруда катнашты. Режиссер әйтүенчә, роликлар төрле шәһәрләрдә төшерелгән. Роликта төшүчеләр мәктәпләре исеме язылган язуны тоткан килеш "Туган тел" не җырлый. Роликны төшерүнең максаты – татар мәктәпләрен саклап калу. Туфан Имаметдинов, бары тик татарча фикер йөртсәң генә телне саклап калып була, дип саный. “Роликта башлыча 90нчы елларда мәктәпне тәмамлаган кешеләр төшергә теләк белдерде. Бу проблема безнең буынныкы дип санап була. Кеше татар телендә сөйләшми икән, алай ук куркыныч түгел, әмма алар үз туган телендә уйлаудан да туктаса, телнең рухын, мәдәниятен югалтачакбыз. Татар теле кеше уйларына кушымта булып кына бара башлады. Кеше туган телендә уйларга, фикер йөртергә тиеш”, – дип саный Туфан Имаметдинов. Социаль роликта катнашу өчен кешеләр җыю авыр булмаган, күпләр үзләре теләк белдергән: “Казан, Түбән Кама, Яр Чаллы, Оренбург кебек шәһәрләрдән теләк белдерүчеләр табылды. Бу проблема белән татар халкы аз кызыксына башлады. Проблеманы чишү безнең хәлдән килә дип уйлыйм”, – ди режиссер. Тел бетүгә йөзләгән, меңләгән сәбәп табып була, әмма аларга җавапны үзебезгә эзләргә кирәк, интернет, телевидение, мәгарифне гаепләгәнче, сорауларны үзебезгә биреп карарга кирәк, ди ул. “Татар теле хәзерге вакытта укыту процессыннан алып атылды. Татар мәктәбе булып саналса да, бары тик татар теле һәм әдәбияты укытыла. Балалар мәктәптән русча фикер йөртергә өйрәнеп чыга. Башлангыч белемне бала әти-әнидән ала, шуңа гаиләләрдә дә туган телдә сөйләшергә кирәк”, – кирәк дип саный Туфан Имаметдинов.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев