Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Резеда Галимовага Россиянең атказанган артисты исеме бирелде

Россия Федерациясе Президентының 2018 елның 30 маендагы 281нче санлы Указы нигезендә "Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе" Татарстан Республикасы дәүләт бюджет мәдәният оешмасының Татарстан Республикасы дәүләт халык уен кораллары оркестры артисты-вокалисты (солисты) Резеда Локман кызы Галимовага Россиянең атказанган артисты дигән мактаулы исем бирелде. Бу хакта филармония матбугат хезмәте хәбәр итә.
Моннан тыш, Резеда Галимова Россия Федерациясе Театр әһелләре берлеге әгъзасы булды. Әгъза таныклыгына Берлек рәисе Александр Калягин 2018 елның 15 маенда кул куйган.

Татар-информ Фото: Рамиль Гали

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев