Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Рәссам Шәүкәт һәм язучы Фаил Шәфигуллиннар иҗатына багышланган күргәзмә эшли

Бу көннәрдә Казандагы Каюм Насыйри музеенда рәссам Шәүкәт һәм язучы Фаил Шәфигуллиннар иҗатына багышланган күргәзмә эшли башлады. Күргәзмәдә шәхси архив материаллары, кулъязма һәм куен дәфтәрләре, хатлар, диңгез күренеш­ләрен тасвирлаган картиналар, график сурәтләр, тарихи фотокадрлар һәм башка күп кенә экспонатлар урын алган. Аерым иҗат әһел­лә­ре­нең вафатыннан соң, исеме хә­тер­дән җуелып, онытыла. Бу яктан арабыздан бик иртә киткән танылган сатирик язучы Фаил Шәфигуллин бә­хет­ле, аның иҗаты һаман да игътибар үзәгендә. Фаил абый­ның, фаҗигале үлемен­нән соң, хатыны, шагыйрә Эльмира апа Шә­рифуллина, барлык әсәр­лә­рен берәмтек­ләп җы­еп, күп кенә яңа китапларын чыгаруга ирешә. Шулай ук Фаил абыйның шәхси архивын туп­лап, Милли музейга тапшыра, күр­гәз­мә­нең нигезен шул әйбер­ләр тәш­кил итә. Күргәзмәне оештыруда Каюм Насыйри музее хез­мәт­кәр­ләре белән бер­лектә Фаил Шәфигуллин­ның кызлары – Раушания һәм Резеда, онык­лары зур тырышлык күр­сә­тә. Алар белән тантаналы ачылышта күрешеп, аралаштык. Унтугызынчы гасыр мәгъ­рифәтчесе Каюм Насыйри белән ХХ гасыр вәкилләре Шәфигуллиннарның уртак­лыгы нидә соң, дип сораучылар да булыр. Иң әүвәл, алар – якташлар, ягъни Яшел Үзән районыннан (элеккеге Зөя өязе). Бөек мәгърифәтче Габделкаюм Габденнасыйри тумышы белән Югары Шырданнан, бертуган Шәфигул­линнарның туган авылы Карашәм шуннан ерак түгел. Моны Каюм Насыйри үзе сызып калдырган Казан губернасы картасыннан да күреп була. Әлеге картаның оригиналы Санкт-Петербург ки­тап­ханәсендә саклана икән. Каюм Насыйри – төрле фән­нәр буенча дистәләгән гыйль­ми хезмәтләр язып калдырган галим. Шәүкәт һәм Фаил Шәфигуллин иҗа­тында да Каюм Насыйрилар дәве­рен­нән килгән көчле мәгъ­рифәт рухын тоябыз, иҗади мирасларының күп­кырлы, киң колачлы икәнен күрәбез. Фаил Шә­фигуллин – халыкка матур әдәби әсәр­ләр калдырып киткән шәхес. Аның юмо­рескалары бүген дә сәх­нәдән төшми. 1988 елда нә­шер ителгән “Кешелек тавы” җыентыгын кулга алам, кү­ренекле әдип Нурихан Фәт­тах китапка кереш сүзендә: “Татар юмористик хикәясен Фаил югары бас­кычка күтәр­де. Аның бу жанрны үсте­рүдәге хезмә­тен башка бер татар язучысы хезмәте белән дә чагыштырып булмый – ул аларның һәркайсыннан өс­тен”, – дип язган. Фаил Шәфигуллинның бик күп куен дәфтәрләре сак­ланган. Аларда кыска-кыска язмалардан тыш, шаржлар, сурәтләр дә бар. Язучының уй-фикерләрен, күңел халә­тен шул рәсемнәр дә әйтеп бирә. Аның Язучылар берлеге таныклыгындагы култамгасы да үзенчәлекле: имза куелырга тиешле урында ул гарәп хәрефләре белән “Фаил Шафигулла” дип язып куйган. Бу рәсми документ Коръ­әнгә ишарә ясаган һәр әйбер тыелган дәвергә карый. Әле­ге адым аның совет системасы күрсәтмәләрен атлап чыга алган хөр фикерле әдип булуын күрсәтә. Гарәп язуы өй­рәнүенең тагын бер сә­бәбе – әнисенә хат язу өчен. “Әни хатны укытырга кеше­дән-кешегә йөреп мә­шәкатьлән­мәсен өчен гарәп­чә язарга тырыштым”, – дип аң­латкан Фаил абый. Язу­чының тыры­шып-тырышып, гарәп хәреф­ләре белән язган ул хатлары белән музей экспозиция­сендә танышырга була. Фаил Шәфигуллин “Казан утлары”нда да эшли, “Идел” альманахын да чыгара, “Яшь ленинчы”, “Азат хатын”га, Социалистик Татарстан”га да яза. Төп хезмәт урыны – “Чаян”. Көн саен гади укучылардан, олпат язучылардан дис­тәләгән хатлар килгән. Ул елларда редакциягә килгән бер генә хат та җавапсыз калмый. Күргәзмәдәге һәр хат, һәр фотосурәт гөрләп торган иҗади дөнья турында сөйли. Бер-икесенә күз салыйк: Гамил Афзал: “Фаил мелла! Ме­нә тырыштым, җибәрәм, башка берни дә сорама инде, бер хәрефем дә юк”, – дип язган. Әгерҗедән Мансур Вәлиев­тән килгән телеграмма: “Социалистик Та­тарстан”да чыккан язмаңны укыдым. Бик шәп булган”. Күргәзмәгә кил­гән замандашларыбыз аның урындыкта торган эшләпә­сен, портфелен, шахматларын танып алыр. Фаил Шә­фигуллин иҗат­ка кереп чумганчы дөнья гизеп, үзе әйт­кәндәй, бә­хет эзләп йөри: Коми ­АССРда урман кисә, Казахстан далаларында чирәм җирләр­не күтәрүдә катнаша, Находка шәһәрендә слесарь һәм балык тоту флотилия­сендә матрос була. Диңгез аның әдәби әсәр­ләрендә телгә алынса, абыйсы Шәүкәт Шәфигуллин исә әлеге күренешләрне рәсем­нәрендә чагылдыра. Ул диң­гезче була, 39 ел диң­гез­ләрне, океаннарны айкый. Картиналарында әйтерсең лә бөтен Җир шары географиясе чагылыш тапкан: Ерак Көнчыгыш ярларыннан йө­зеп баручы “Муса Джалиль” корабы, Куба утравындагы Гавана порты янындагы борынгы кирмән, Ла-Манш бугазындагы томанлы иртә, Япониянең Фусика порты тирәсендәге тайфун күрене­ше, Кытай диңгезендәге алсу җилкәннәр һәм башкалар. Күр­гәзмәдә Шәүкәт Шәфи­гул­линның 20дән артык рә­семе урын алган. Балачагы, яшьлеге сугыштан соңгы авыр елларга туры килгән Шәүкәт абыйга сәнгать мәк­тәп­ләрендә, училищеларда белем алырга туры килми, үзлегеннән өйрәнә. Күп санлы дипломнардан күренгән­чә, бик күп күргәзмәләрдә катнашкан, үзенең шәхси күргәзмәләрен дә үткәргән. “Шәүкәт һәм Фаил Шә­фи­гуллин иҗатлары зур тәр­бия­ви көчкә ия. Фаилнең бар­лык әсәрләре нәфис, зә­выклы, кү­ңелгә ятышлы”, – диде, күр­гәз­мәне карап чыккач, һөнә­ре буенча юрист Галишан Ну­риәхмәт. Язучы Камил Кәри­мов үткәннәрне искә алып: “Фаил Шәфигул­лин, Газиз Мөхәммәтшиннар чорын еллар узган саен күбрәк сагыначакбыз. Ул заман шәп мәк­тәп иде”, – диде. Музейда әлеге күргәзмә ел ахырына кадәр дәвам итәчәк.  
Фәния Арсланова, Ватаным Татарстан

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев