Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Рәссам Рәшит Сәламовның эшләре Германия, АКШ, Бөекбритания, Аргентина һ.б. илләрдәге шәхси коллекцияләрдә саклана

Радищев исемендәге Саратов дәүләт музеенда узган күргәзмәдә дини тематикага багышланган рәсемнәр күргәзмәсендә рәссам Рәшит Сәламов ислам диненә кагылышлы эшләрен тәкъдим иткән. Бу хакта Нур-ТВ каналы хәбәр итә. Күргәзмәдә барлыгы 40 рәссам катнашкан, Рәшит Сәламов христиан диненә бәйле булмаган хезмәтләрне тәкъдим иткән бердәнбер автор. Картинада "Бисмилләһир-рахманир-рәхим" дип язылган. “Саратовта мөселман сәнгате белән бәйле булган мондый күргәзмәләр үткәрелми иде. Тирә-якта шундый куркыныч хәлләр күзәтелгәндә, мондый күргәзмәләр уздыру бик кирәк. Төрле диндә булган рәссамнарны берләштерә торган күргәзмәләр ясарга кирәк. Безнең өчен Рәшитнең эшен, нәкъ менә бу эшен, күргәзмәгә кертү принципиаль иде”, – ди Радищев музееның заманча сәнгать бүлеге җитәкчесе Елена Дорогина. Рәшит Сәламов ислам динен кабул итү үзенең иҗатына нык үзгәрешләр кертүе хакында әйтә. Кеше һәм хайваннар рәсемен ясаудан тыелу, үзен күрсәтергә яңа ысуллар эзләүгә өстәмә стимул булган. “Бу хезмәт сугышлар тәэсирендә язылды. Мин сугышларга каршы,” – ди Рәшит. Рәшит Сәламовның бу музейда күргәзмәдә катнашуы беренче тапкыр гына түгел. Дүрт ел элек ул “Апрель” дип аталган картиналар тәкъдим иткән. Ул вакытта Рәшитне күбрәк пейзажлар кызыксындырган, ә хәзер ул яшәешнең дөреслеге хакында уйлануларын тәкъдим итә. Рәшит Сәламов Саратовның иң сәләтле рәссамнарыннан берсе булып санала. Аның эшләре Россия, Германия, АКШ, Бөекбритания, Аргентина, Кытай, Австрия һәм Швециядәге шәхси коллекцияләрдә саклана.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев