Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Рәссам Мадияр Хаҗиев татар милләтенең тарихына багышланган хезмәтләрен халык хозурына бүләк итәргә тели

Тукай премиясенә тәкъдим ителгән картиналарымны  махсус Болгар музеена бүләк итәр өчен иҗат иттем. Шуларга өстәп, Болгарга, татар тарихына багышланган тагын 30лап картинамны музейга тапшырачакмын, – диде «Татар-информ» хәбәрчесенә  Татарстанның халык рәссамы Мадияр Хаҗиев. «Яшем бара, 68 яшькә җиттем, – ди Мадияр Хаҗиев. – Картиналарымның язмышын кайгыртырга кирәк. Остаханәмдә алар  күбәйде. Татар халкының тарихы турында хезмәтләрем музейларда калсын, дип исәп тотам. Аларны халык хозурына бүләк итәсем килә. Бездән соң килгән буын картиналарым аша тарих белән танышсын». Быел рәссам Мадияр Хаҗиевның «Кол Гали һәм аның чоры» картиналар сериясе Г. Тукай исемендәге премиягә тәкъдим ителде. 9 картинадан торган хезмәт Кол Гали шәхесенә һәм Болгар тарихына багышлана. «Шагыйрь Кол Гали дәүләтчелек нинди булырга тиеш идеяләрен күрсәткән. Кол Галинең фикерләре бүгенге көндә дә заманча яңгырый. Дөньяда иң зур байлык – ул кеше, дигән фикерне алга сөрә Кол Гали. Адәм баласының эчке матурлыгы, әхлакый кыйммәтләре, мәхәббәт, гаилә кору мәсьәләләрен күтәрә. Кол Галинең бу фикерләре минем рухым белән аваздаш. Картиналарым аша халыкка шуларны җиткерергә тырыштым. Әле бит Кол Гали татарның беренче шагыйре. Татар шигъриятенә юл күрсәтүче дияр идем. Ничә гасырлардан бирле халык яратып укый аны», – ди Мадияр Хаҗиев.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев