Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Республиканың коммерция кинотеатрлары җитәкчеләре татар телендәге фильмнарны алырга атлыгып тормый

Татар тамашачысы үзебезнең фильмнарны зарыгып көтә. Үзеңнеке тансык дисәк тә, бактың исә, республиканың коммерция кинотеатрлары җитәкчеләре татар телендәге фильмнарны алырга бик атлыгып тормый икән. Республикабызның танылган кинорежиссеры, педагог Алексей Барыкин әнә шулай дип белдерә: – Татар милләтеннән булсалар да, үзләре милләт өчен җан атып яшәсәләр дә, кинотеатр директорлары милли фильмнарны алмау ягында. Татарча кинога ярты аудиториябез килми. Чөнки татарларның шактые үз ана телендә аралашмый, аны белми... Үз телендә аралашканнары да татарча кино карарга ашкынып тормый, дип аңлаталар. Исегезгә төшереп узабыз: Алексей Барыкинның «Семейные хлопоты» фильмы узган ел беренче тапкыр прокатка чыкты. Ул – Татарстанда төшерелгән фильмнар арасында республика кинотеатрларында күрсәтелә башлаган беренче картина. – «Семейные хлопоты» фильмына да тамашачыны җәлеп итүе җиңел булмады, – ди А.Барыкин. – Шулай да, әренләп җыя алдык. Башлангыч чорда аз килделәр, аннары – күбрәк, өченче уикендта тагын да күбрәк булды. «Сарафан радиосы»ның да файдасын күрдек... Режиссер бу урында якутларны телгә алып узды. Аларда, мәсәлән, беренче милли фильм 2003 елда төшерелсә дә, фәкать 2006 елда гына үзен аклый, ягъни керем китерә башлаган. Белгечләребез Татарстанда бу дәвер җәһәтрәк узар, дип өметләнә. Прокат турында фикер йөрткәндә рекламаның да төп корал булуын истән чыгармаска кирәк. Бу очракта «Ак чәчәкләр» фильмын мисал итеп китерергә мөмкин. Уртакул эшләнгән кино булса да, Татарстан халкы картинаны яратып кабул итте. Аның турында күпләр белә. Ә менә күптән түгел генә «Татарстан-Яңа гасыр» каналында күрсәтелгән «Тапшырылмаган хатлар» фильмы хакында алай дип әйтеп булмый, чөнки реклама җитмәде... Шулай ук милли проектларга Россия кино «йолдыз»ларын җәлеп итү дә үз нәтиҗәсен бирергә мөмкин. Владимир БАТРАКОВ, «Татаркино» оешмасы җитәкчесе: – Бездә хосусый кинотеатрлар чит ил фильмнарын гына күрсәтергә ярата. Шуңа күрә Кино фонды хосусый кинотеатрлар ачу үзен акламый торган кечерәк шәһәрләрне кино залына тиендерү эшенә алынды. Бүгенге заман кешесенең начар экранлы, начар аппаратуралы залга  киләсе килми шул. Барлык шартлары да тудырылган, уңайлы кәнәфи, яхшы аппаратурадан кино тамаша кылу һәркемнең дә күңеленә хуш килә. 18 муниципаль район үзәгендә Кино фонды ярдәме белән кино заллары ачылды. Республикада стационар кино заллары булмаган районнар да бар, аларны да читтә калдырмаска тырышалар. Бу үзәкләргә «Татаркино» оешмасы картиналарны үзе алып килә. Үз милли киноларын күрсәтүнең уңышлы мисаллары да юк түгел. Бу җәһәттән Францияне телгә алырга мөмкин. Биредә чит ил фильмнарына квоталар кертелеп, үз картиналары 40 процентны тәшкил итә икән.

2016 елда Татарстанда, шул исәптән клубларда, авыл Мәдәният йортларында 686 фильм күрсәтелгән (81е – яңа әсәрләр). Шуның 408е – Россия продукциясе. Шулардан 16 миллион сум тирәсе акча җыелган.
Россиядә Кино елы узып та китте. Татарстан киносы өчен дә 2016 ел шактый нәтиҗәле булды. Һәрхәлдә, республикабыз кинематографистлары канәгать калган. 2016 елда кино тармагына 131 973 000 сум акча тотылган. Шуның 49 954 000 сумы – федераль бюджеттан. Соңгы дистә ел эчендә Татарстанның кино сәнгате турында фикер алышулар ешайды. Бу өлкәдә үз кадрларыбыз да әзерләнә башлады. Кино төшерүнең катлаулы процесс икәнен күпләребез аңлый. Шулай да, визуаль сәнгать өлкәсендәге проблемалар моның белән генә төгәлләнми әле... Кинопрокат, кино күрсәтү, кадрлар әзерләү системасы – боларның барысы да җайлау-көйләүне таләп итә. Республика җитәкчелеге, әлеге уңайдан төрле программаларны гамәлгә ашырып, бу өлкәдә үз сүзен әйтә килә. Татарстанның кино челтәре 42 муниципаль кино оешмасыннан гыйбарәт. Районнарда 29 кинотеатр эшли, шуларның берсе – дәүләт кинотеатры, җидесе – муниципаль, 21е – хосусый. 38 кино залы гамәлдә, шуның икесе – дәүләтнеке, 36сы – муниципаль карамакта. Гүзәл ШӘРИПОВА, Татарстан мәдәният министры урынбасары: – Авылларга алып чыгу өчен, 27 күчмә кино күрсәтү җайланмасы да бар. Муниципаль районнарның шактыенда даими рәвештә кино сәнгате белән танышып бару мөмкинлеге тудырылган. Узган ел Татарстан Мәдәният министрлыгы  кинематография өлкәсендәге проектларны тормышка ашыру өчен 8,2 миллион сум субсидия бүлеп биргән иде. Шул акчага дүрт – документаль, өч – кыска метражлы һәм бер тулы метражлы нәфис фильм әзерләнде. Әлеге картиналар тиздән тамашачы хөкеменә тапшырылачак. Ә 2016 елда Татарстанда барлыгы 11 фильм төшерелде. Быел без аларның премьераларын күрә алачакбыз. Шунысын да искәртеп узыйк: Кино елында  «Кинотеатрда – театр» исемле яңа проектка нигез салынды. Арча һәм Тәтеш муниципаль районнары кинотеатрларында Казан яшь тамашачылар театрының «Нәни принц» спектакле премьерасының онлайн трансляциясен күпләр яратып кабул итте. Бу башлангыч республикабызда киң колач алыр дигән өмет зур. Киләчәктә ул кинотеатрлар аркылы гына түгел, ә авыл клублары белән дә гамәлгә ашырылыр дигән ышаныч бар. Димәк, премьералар белән үз авылыңнан чыкмый гына да танышып барырга мөмкин булачак дигән сүз. Республикабызда 100 меңгә якын кеше яшәгән шәһәрләрдә кинотеатрлар булдыру буенча федераль проект уңышлы гына  эшләп китте (Россиядә бу программа нигезендә 87 кинотеатр заманча техника һәм яңа җиһаз белән баетылды, шуларның 10сы – Татарстанныкы). Республикадагы шундый ун кинотеатрның дүртесе Әгерҗе, Тәтеш, Мамадыш һәм  Менделеевскида барлыкка килде. Алдагы язмаларда хәбәр ителгәнчә, Баулы, Зәй һәм Лениногорск халкы да заманча техника белән җиһазландырылган кинотеатрлы булу бәхетенә ирешәчәк. Шулай ук Алексеевск, Кукмара һәм Мөслимдәге яңартылган кино заллары быел беренче тамашачыларын кабул итәчәк. Мәдәният министры урынбасары Г.Шәрипова әйтүенчә, 500 меңгә якын кеше яшәгән торак пунктларда кино күрсәтү өчен шартлар булдыру конкурсында 8 муниципаль берәмлек җиңүче дип табылган. Алар федераль казнадан 5әр миллион сум акча алачак һәм 2017 ел дәвамында кино залларын тулысынча җиһазландырырга ниятлиләр. Бу урында шунысын да искәртеп узарга кирәк: бәйгенең шартлары буенча, мондый кинотеатрларда күрсәтелә торган фильмнарның 50 проценты Россиядә төшерелгән картиналар булуы мәҗбүри... Шунысы куанычлы: республикабызда фильмнар төрле жанрларда төшерелә башлады.Тиздән кино сәнгатен яратучылар Каюм Насыйри әсәрләренә нигезләнеп эшләнгән, трюклар, компьютер эффектлары белән баетылган картина тамаша кыла алачак. Авторлар билгеләп узганча, татар блокбастеры «Су анасы» дип атала. Татарстан Президенты ярдәмендә төшерелгән фильмда төп геройлар – балалар. Ә боевик жанрындагы «Разоблаченный» картинасы интерактив булуы белән дә үзенә җәлеп итәр. Моннан тыш, «Театр хыялы», «Айсылу», «Капка», «Кукмара егетләре», «Чума», «Успех Азата Гайнутдинова», «Об истории Татарстанского кинематографа, прошлое и будущие», «Котраг-Кубрат улы» фильмнары үз тамашачысын көтә. Үз тирәсендә күп серләр саклаган «Байгал» (режиссеры – Илдар Ягъфәров, бюджеты – 2 миллион сум) фильмын да быел тамаша кыла алачакбыз. Гомумән, быелгы проектларда Салават Юзеев, Николай Морозов, Рөстәм Рәшитов, Фәрит Дәүләтшин, Илдар Ягъфәров, Илшат Рәхимбай, Сергей Киатров активлык күрсәтә.

Чыганак: http://intertat.ru

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев