Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Республиканың иң борынгы дини уку йортларының берсе - Буа мәдрәсәсенә яңа бина төзелә

Татарстанның Буа мәдрәсәсенә яңа бина төзелә. Бу хакта “Татар-информ” хәбәрчесенә мәдрәсә директоры Рәшит хәзрәт Маликов сөйләде. Рәшит хәзрәт әйтүенчә, яңа бина төзүнең максаты - мәдрәсәнең эшчәнлеген арттыру, киңәйтү, тагын да күбрәк укучыларга белем алырга мөмкинлек бирү. “Аерым бина төзү вакыты җитте инде. Җылы идәннәр белән яхшы бина булсын иде. Шулай ук мәдрәсәнең тарихи урынын да саклап каласы килә. Элек бик зур мәдрәсә булган монда”. – дип сөйләде ул. Рәшит хәзрәт яңа бина кирәк булуны шәкертләр саны арту белән дә аңлатты. “176 укучыбыз бар. Мәчет каршындагы курсларга йөрүчеләрне исәпкә алып, барысы бергә якынча 250 кеше. Хәзерге бина да кулланылышта кала, ике бинада эш алып барылачак”, – дип хәбәр итте ул. Ул мәдәрәсәне көзгә түбә астына кертеп, кышын эчендә ремонт башларга ниятләүләрен әйтте. “Беренче чиратта финанслар белән Буа мөселманнары ярдәм итте. Кем күпме бирә ала, шулай тамчыдан күл җыелды. Аннан соң мәчетләр, мәдрәсәбезнең шәкертләре үзләре, фермерлар ярдәм иттеләр. Төрле оешмалар да ярдәм итә башладылар. Безнең төзелеш оешмасы инде бар, алар җыелган акчага төзи баралар”, – дип сөйләде ул. Буа мәдрәсәсе 1805 елда ачылган. Татарстан республикасы территориясендәге иң борынгы мөселман уку йортларының берсе. Революциягә кадәр мәдрәсә”Нурия” исемен йөрткән, һәм Сембер губернасының иң танылган дини уку йорты булган. 1919 елда Советлар хакимияте карары белән эшеннән туктатылган. Биналарында төрле хөкүмат оешмалары эшли башлаган. Үзгәртеп кору башлангач, иҗтимагый активистлар мәдрәсә биналарын мөселманнарга күп тапкырлар кайтарырга тырышкан. Малик Мөлеков тырышлыгы белән бина 1996 елда мәдрәсәгә бирелә. 1997 елның 1 октябрендә Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең Буа урта мөселман мәдрәсәсе буларак мәгърифәт эшчәнлеген яңадан башлый.  

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев