Татар матбугаты
Республиканың 20 мәчетендә татар теле курслары дәвам итә
“Без-татарлар” дип аталган өч айлык татар теле курслары 10 мәчеттә узды. Курсларга 350дән артык кеше йөргән. Бу хакта “Татмедиа” АҖ генераль директоры Андрей Кузьминга “Татар-информ” агентлыгы өчен интервьюда Татарстан мөфтие Камил Сәмигуллин әйтте.
Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте курслар буенча уңай бәяләмәләр алган. Быел уку вакытын 6 айга кадәр озайтачаклар.
“Бу альтернатива түгел, мәҗбүрилек чарасы. Мәчетләрдә татар телендә сөйләшүне беркем дә тыя алмаячак. Телне саклау өчен мохит кирәк, миңа калса, бу модада булырга тиеш”, - диде Сәмигуллин.
“Курсларның максаты грамматика өйрәтү түгел, ә кешеләрне көнкүреш дәрәҗәсендә татарча сөйләшергә өйрәтү”, - диде агентлык әңгәмәдәше.
Диана Авакян, Татар-информ
Фото: Рамиль Гали
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз
Нет комментариев