Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Республикалар милли дәүләт телләрен укыту программасының мәҗбүри өлешендә калдыра алачак

Республикалар милли дәүләт телләрен укыту программасының мәҗбүри өлешендә калдыра алачак. Дәүләт Думасында милли телләрне укыту буенча төзелгән эшче төркем 8 июньдә булачак утырышта милли телләрне укыту буенча закон проектына төзәтмәләр турында фикер алышачак. Бу хакта “Татар-информ”га Россия Федерациясе Дәүләт Думасының Милләтләр эше буенча комитет рәисе Илдар Гыйльметдинов сөйләде. Гыйльметдинов сүзләренчә, закон проектына төзәтмәләр тексты карар формасында булачак һәм аны Дәүләт Думасы 19 июньдә законның беренче проекты белән беренче укылышта караячак. Яңа вариант республикаларның милли дәүләт телләрен укыту программасының мәҗбүри өлешендә калдыру мөмкинлеген күз алдында тотып эшләнгән. Шуның белән бергә рус теленә дә туган тел статусы биреләчәк. Кайсы телнең үзләренә һәм баласына туган тел булуын һәм мәҗбүри укытылачагын мәктәп укучылары һәм аларның әти-әниләре билгеләячәк. “Безнең кешеләр, безнең җәмәгатьчелек беренче укылышка кертелгән проект кабул ителә, кемнедер алдау була дип уйламасын өчен, төзәтмәләр белән булган проект 8 июньдә җәмәгатьчелеккә тәкъдим ителәчәк. Хәзер кайбер нечкәлекләр ачыклана һәм соңгы вариантта республикаларның милли дәүләт телләрен укыту программасының мәҗбүри өлешендә калдыра алачак закон проекты булачак, шулай ук әлеге закон проекты рус теленә туган тел статусы бирәчәк”, - дип сөйләде депутат. Шул ук вакытта, әгәр мәктәп укучысы туган тел сыйфатында рус телен сайласа, ул аны культурологияне тирәнтен өйрәнү буенча укыячак.

Татар-информ

Фото: Султан Исхаков

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев