Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Республикакүләм Коръән укучылар бәйгесе җиңүчесе хаҗга юллама белән бүләкләнәчәк

22 ноябрьдә Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте Россия ислам институты бинасында Коръән хафизлар арасында Республикакүләм Коръән укучылар бәйгесе уздыра. Бу хакта Татарстан Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итә. Башка бәйгеләрдән аермалы буларак, катнашу өчен хатын-кызлар да чакырыла. Алар "Әниләр" мәчетендә Коръән укыячак. Әлеге конкурста республикабызның казыят турларында җиңүчеләр катнаша. Конкурста катнашу өчен һәр казыяттән ике-өч кеше кабул ителәчәк. Казанның Галиев мәчетендә әлеге республикакүләм конкурсны оештыру буенча эшче төркем киңәшмә үткәрде. Утырышта катнашучылар 15 ноябрьгә хәтле Коръән укучылар конкурсын казыятләрдә оештырып бетерергә дигән карарга килде. Катнашучыларны жюри өч критерий буенча бәяләячәк: хәтере, тавышы һәм дөрес итеп укуы (тәҗвид). Җиңүчеләргә иң зур бүләк – хаҗга юллама (бер ир-атка һәм бер хатын-кызга).    
Татар информ

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев