Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

"Республикада үзебезнең динебезне, телебезне, гореф-гадәтләрне саклар өчен бөтен мөмкинлекләр бар" - Рөстәм Миңнеханов

Республикада динебезне, телебезне, гореф-гадәтләрне саклар өчен бөтен мөмкинлекләр бар. Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов кичә Казанның “Корстон” комплексында узган Татарстан мөселманнарының VII корылтаенда шулай дип белдерде. Искәртеп үтик, корылтайда Татарстан Республикасы Диния нәзарәте рәисе, мөфти сайланды. Әлеге вазифаны янә Камил хәзрәт Сәмигуллин башкарачак. Делегатлар, шулай ук, ачык тавыш бирү юлы белән мөфтинең беренче урынбасарын, Баш казыйны сайлады. 957 делегат Баш казый вазифасына Җәлил хәзрәт Фазлыев кандидатурасын яклады. Камил хәзрәт Сәмигуллин беренче урынбасары вазифасына Рөстәм Вәлиуллинны тәкъдим итте. Делегатлар да аны хуплады. Рөстәм Миңнеханов корылтайда катнашучыларга мөрәҗәгать итеп, соңгы 4 елда республикада зур гына үзгәрешләр булганын, шул исәптән ислам дине дөньясында да үзгәрешләр күзәтелүен билгеләп үтте. Мисал буларак, ул Галиев мәчете комплексы торгызылганын искәртте. “Анда кем генә, нинди генә ислам иленнән килсә дә, аларны кабул итеп, үзебезнең эшне күрсәтә алабыз”, – диде Президент. “Республикада тынычлык хакимлек итә, шулай булгач, алга таба ниятләнгән планнарны тормышка ашырырга бөтен мөмкинлекләр бар. Диния нәзарәте бу юнәлештә үзеннән зур өлеш кертә”, – дип Президент Хөкүмәт исеменнән, шәһәр һәм район башлыклары исеменнән дин әһелләренә рәхмәтен җиткерде. – Киләчәктә дә шулай бергә кулга-кул тотынып эшләрбез дип уйлыйм. Республикада үзебезнең динебезне, телебезне, гореф-гадәтләрне саклар өчен бөтен мөмкинлекләр бар". Республика җитәкчесе имамнарны әзерләүгә зур игътибар бирелүен билгеләп узды. “Без Болгар ислам академиясенә зур өмет баглыйбыз. Төзелеш эшләре тәмамлангач, бу академия Татарстан, Россия мөселманнары өчен уку йорты гына түгел, ислам динен саклый торган бер үзәк булачак”, – диде. Рөстәм Миңнеханов республикада күп кенә ниятләнгән зур эшләр дин әһелләре белән киңәшеп башкарылуына игътибарны юнәлтте. “Күбегез безнең республика җитәкчеләренә зур булышчылар. Әгәр республикада тынычлык, ризалык булмаса, республикада башкарыла торган эшләр мөмкин булмас иде”, – диде Президент. Рөстәм Миңнеханов янә мөфти булып сайланган Камил хәзрәт Сәмигуллин турында фикерен җиткереп, аның яхшы эшен, күп кенә яңалыклар кертүен ассызыклады. “Әлбәттә, эшлисе эшләребез күп. Мин ышанам: әгәр бүген без мөфтигә ышанып тавыш бирәбез икән, республика тарафыннан бөтен көчне куеп ярдәм итәрбез. Республиканың дин әһелләренә дә мөфтинең командасы ярдәм итү юнәлешендә бөтен көчен куярга тиеш. Киләчәктә дә Татарстан Россиянең тыныч төбәге булып калырга тиеш. Безнең ил җитәкчеләре дә күп кенә эшебезне хуплый. Болгар ислам академиясен сафка бастыруга Президентыбыз Владимир Путин зур ярдәм күрсәтә”, – диде ул. Чыгышын тәмамлап, Рөстәм Миңнеханов республика тарафыннан кирәк булган ярдәм күрсәтеләчәгенә ышандырды. Татарстанның Баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев дин үсешенә күрсәтелгән ярдәм өчен, Рөстәм Миңнехановка рәхмәтен ирештерде. “Узган ел һәр районнан берәр кешегә Хаҗга бару мөмкинлеге булды. Республикада Ифтар мәҗлесләре зурлап үткәрелә. Ике ел инде, Сабан туе бәйрәме датасын билгеләгәндә, Рамазан ае искә алына. Бу зур әйбер. Изге эшләрегезне Ходай дәвамлы кылсын”, – дигән теләктә калды ул. Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте рәисе булып сайланган Камил хәзрәт Сәмигуллин, 2013-2017 елларда мөфти вазифасында башкарган эшләре турында хисап тотты. Бүген Диния нәзарәте составына 1415 мәхәллә һәм 1430 мәчет керә. Анда 1400гә якын имам хезмәт куя. Республика Диния нәзарәтенең территориаль башкарма органнарын 48 мөхтәсибәт һәм 9 казыятта тәшкил итә. Соңгы 4 елда Татарстанда 50дән артык яңа мәчет ачылган.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев