Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Республикада "Иделкәем" курчак театрлары фестивале башланды

Февраль аенда республикада «Иделкәем» балалар-үсмерләр курчак театрлары һәм курчак коллективлары республика конкурс-смотры старт алды, дип хәбәр итә республиканың Традицион мәдәниятне үстерү үзәге. 4-5 февральдә Әлки районының Базарлы Матак авылында бәйгенең беренче зональ туры узган. Смотр-конкурста Нурлат районының Кулбай-Мораса авылы «Хыял» балалар театр коллективы, Яңа Чишмә районы Чаллы Башы авылының «Өмет» театр коллективы, Алексеевскиның «Радужная Фантазия» балалар театр коллективы, Алексеевск районы Коры Көрнәле авылының «Кабартма» балалар театры, Әлки районы Татар Әхмәте авылының «Йолдызчык» балалар театр коллективы, Аксубай районы Иске Ибрай авылының «Лилия» балалар театр коллективы, Чистайның «Экспромт» халык музыкаль-драма театры, Чистай районы Татар Сарсазы авылының «Әкият» балалар театр коллективы, Спас район мәдәният йортының «Шаги за сценой» курчак театры коллективы катнашкан. Смотр-конкурсның жюри әгъзалары – драматург, режиссер Гафур Каюмов, драматург, режиссер Рәдиф Сәгъди, республиканың традицион мәдәниятне үстерү үзәге директоры урынбасары Гали Габдрахмановлар – соңыннан яшь артистлар белән аралашып, чыгышларга анализ ясаганнар, киңәшләрен биргәннәр. Катнашучыларга дипломнар тапшырылган. Чираттагы смотр-конкурс 11-12 февраль көннәрендә Апас район мәдәният үзәгендә булыр дип планлаштырыла.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев