Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Республикада 173 милләт вәкиле дус-тату яши

Мо­ның сере гади – Татар­стан­да һәр милләт ке­шесенә үз го­реф-гадәтләрен сак­лап яшәү өчен мөмкинлек бирәләр. Шуңа да алар, туган җирләреннән читтә булсалар да, үзләрен кыерсытылган итеп хис итми. Моның шулай икәнлегенә республикада яшәүче төрле милләт вәкилләре белән аралашкач тагын бер кат инанасың. Быел Татарстан Халык­лары дуслыгы ассамблеясы со­ветының күчмә утырышы Азнакай шәһәрендә узды. Шулай ук биредә Халыклар дуслыгы йорты да ачылды. (Бу хакта газета­бызның алдагы санында хәбәр иткән идек.) “Бу утырышны ел саен берәр районга чыгып уздырырга дип карар кылдык. Болай эшләү тәҗрибә уртак­лашырга да ярдәм итә. Бүген дә Азнакайга күп кенә район җитәкчеләре килде. Мөгаен, үзләренә берәр яңа­лык алып кайтып китәр­ләр”, – ди Дәү­ләт Советы Рәи­се, Татарстан Халыклары ассамблеясы советы җитәкчесе Фәрит Мө­хәм­мәтшин. Чынлап та, би­ре­дән буш китеп булмый. Күңел сандыгына салып куярдай, кара әле, болай эш­ләсәң дә була икән, дигән уйлар күп булды. Гап-гади курчакны гына алыйк. Кулыңа тотып әй­ләндерә башлагач, кием­нәре үзгәрә дә куя. Бер ка­рый­сың –  татар кызы, икен­­чесендә – чуаш хатыны, өчен­чесендә – русныкын, дүр­тенчесенә мариныкын күреп була. Балалар өчен ясалган бу уенчык мавыктыргыч, шул ук вакытта бер­дәмлекне күрсәтеп, татулыкка ишарә ясый. Бәйрәмгә Азнакай халкы ныклап әзерләнгән. Нинди генә очрашу, чыгышларны алма, аларның асылында милләтара дуслык, туганлык, татулык ята. Килгән кунак­ларны җырлап-биеп каршы алдылар биредә. Иң күңелгә үтеп кергәне, мөгаен, гармунчылар чыгышы булгандыр. “Һәй, егетләр” ансам­бленә төрле милләт вәкил­ләре йөри икән. Иң кечке­нәләренә – 9 яшь. Үзе кадәр гармунын күтәреп, ул да уйный, башкалардан калышмый. Ә иң зуры дигәне – 14 яшьлек Ринас Әхмәтов – баянда да, тальянда да матур уй­ный икән.   “Ансамбльгә төр­ле милләт балалары йө­ри. Баштарак тартынып торган идек, әмма уен коралына булган мәхәббәт безне дуслаштырды. Хәзер без әллә ничә төрле милләтнең го­реф-гадәтен беләбез. Бәй­рәм­нәрне бергә билгеләп үтәбез. Дус-тату яшәүгә ни  җитә?!” – ди ул. Үсмер егет әнә шулай акыллы фикер йөрткәндә, әлбәттә, Татарстанда яшәүче күпмил­ләтле халыкка үрнәк күр­сәтәсе генә кала. Ел саен һәр милләтнең үз милли бәйрәмнәре үткәре­леп тора. Республикада яшәү­че төрле милләт вә­кил­ләре гореф-гадәтен саклап кына калмый, башкаларга да өйрәтә. Керәшеннәрнең “Питрау”, удмуртларның “Гырон быдтон”, мариларның “Семык”, русларның “Каравон”, чуашларның “Уяв” бәйрәм­нәре янына киләчәктә Азнакайда яшәүче төрки халык­ларның “Чатыртауда җыен” дип аталган фольклор фестивале кушылырга мөмкин. “Бу җыен 2015 елдан бирле халыкара дәрәҗәдә уздырыла. Районда 30дан артык милләт вәкиле яши. Татар, чуаш, рус, әрмән, башкорт, төрек оешмалары эшләп килә. Килә­чәк­тә аларның барысы да бер түбә астына – Халыклар дуслыгы йортына җыелачак. Азнакайда яшәүче һәр кешегә барлык мөмкинлекләр тудырылган”, – ди район башлыгы Марсель Шәйдуллин. Нурлат районында Ха­лык­лар дуслыгы йорты 2015 елда ачылган. “Районда җи­де милләт вәкилләренең үз оеш­масы бар. Без дә башкалардан калышмыйбыз, дус-тату яшибез. Президентыбыз Рөстәм Миңнеханов бүләк иткән микроавтобус белән республика шәһәр-район­на­рына гына түгел, күрше өл­кәләргә дә барып йөрибез”, – ди Нурлат районы башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Әлфия Галә­ветдинова. – Төркиядә мөселманнар башка милләт белән кул биреп күрешми. Безгә кил­гәч, алар шакката. Ә без исә кулга-кул тотынышып эшлибез. Республикада нинди генә чара узмасын, анда мулла да, христиан дине вәкиле дә катнаша. Ничек инде башка милләт кешесе дип аның белән күрешмисең? Татарстанда дуслык, татулык, бердәмлек булырга тиеш! Бу – безнең максатыбыз да! – ди Фәрит Мөхәммәтшин. Утырышта күп кенә четерекле темалар да кузгатылды. Милли сәясәт, милли-мәдәни, иҗтимагый оешмалар, мигрантлар мәсьә­лә­лә­ре дә күтәрелде. “Әгәр районнарда төр­ле милләт вәкилләрен бер­ләш­тергән Халыклар дуслыгы йор­тының бүлек­чә­ләре ачыл­­­са, уртак тел табып эш­ләгәндә, дингә каршы оешмалар булмас иде. Мил­лә­тара конфликтлар бул­дырмас өчен районнарда да эшне җәелдерергә кирәк. Оешма җитәкчеләрен сайлаганда да, бу хакими­яттәгеләр бе­лән килешенеп эшләнсен иде. Чөнки әлеге җитәкче со­ңыннан күп­мил­ләтле ке­ше­ләр белән эшләп, алар белән хакимият һәм хокук саклау органнары арасын тоташтыручы булырга тиеш, – ди Татарстан Халыклары дуслыгы ассамб­лея­сының башкарма комитеты җитәк­чесе Николай Владимиров. – Соңгы вакытта башка ил­ләрдән кил­гән яшьләр арасында күңел­сез хәлләр, аң­лашыл­маучан­лыклар килеп чыккалый. Шуңа күрә район җитәк­че­ләре Яшьләр ассамблеясы вәкилләре белән бергәләп эшләсен иде”. – Безгә үз милләтен кайгырткан кешеләр еш килә. Бервакыт якшәмбе мәктә­бе­нә бардым. Шунда ак чәчле ас­сирияле торып басып, үз­ләренә үзәк сорый. Сез бит бик аз, дим. (Алар республикада 200дән дә аз.) “Туктале син, Мөхәммәтшин! Үз балаларыма телемне, гореф-га­дәтләремне, йолаларымны ничек тапшырыйм соң мин?” – ди бу. Һәркемнең дә шулай дияргә хакы бар, – ди Фәрит Мөхәммәтшин.  
Гөлгенә Шиһапова, Ватаным Татарстан

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев