Республикабызның төп туристик объектлары булган Болгар һәм Зөянең үз брендлары барлыкка килде

Идел буендагы борынгы шәһәр күренешләре чулпыларны бизәгән, ә Иван Грозный вакытындагы утрау-шәһәрчек могҗизалы балык сыртында урын алган. Болгар һәм Зөянең рәсми брендлары әлеге объектларны Россия һәм халыкара дәрәҗәдә танытырга мөмкинлек бирәчәк. Потенциаль туристлар аңында республикабызның йөзек кашы саналган шәһәрләре билгеле бер сыйфатта күзалланырга, әлеге сурәтне күрүгә алар аны танырга тиеш. Реклама һәм сувенир продукциясе әзерләгәндә дә тәкъдим ителгән брендлар юнәлеш биреп торачак. Татарстанның туризм буенча Дәүләт комитеты рәисе Сергей Иванов билгеләп үткәнчә, бренд булдыру юнәлешендә  эш ел дәвамында алып барылган. Башта җитди, җентекле тикшеренүләр уздырылган, концепция әзерләнгән. Туристлар арасында сораштырулар, турбизнес вәкилләре белән сөйләшүләр  үткәрелгән, көндәшләр өйрәнелгән. Аннары гына визуаль стиль булдыруга керешкәннәр. - Боларның барысы безнең туристик объектарыбызны – Болгар һәм Зөяне ничек дөрес тәкъдим итәргә кирәклеген ачыклау өчен эшләнде, – ди Сергей Иванов. Болгар брендына бәйле рәвештә иң башта ук ике мөһим сорау туган. Беренчедән, шәһәр атамасының русча язылышы – БОлгар дөресрәкме, әллә БУлгармы? Икенчедән, туристларга әлеге объект ничек тәкъдим ителәчәк: “борынгы” дипме, әллә “бөек”ме? - Идел буендагы борынгы шәһәр – дөньякүләм мирас объекты булуын бик яхшы аңлыйбыз. Шуңа да бу объектның атамасы төрле телләрдә ничек кабул ителәчәге бик мөһим. Болгария иле инглиз телендә  u хәрефе аша языла. Безнең максатыбыз әлеге географик атамадан мөмкин кадәр читләшү иде, – дип аңлата “Болгар” дип язылуның  өстенлек алуын Дәүләт комитеты башлыгы.

- Болгарны “бөек” дип атаргамы, әллә борынгылыкны алга сөрергәме, дигән сорауга шулай ук җитди карганнар. Нәтиҗәдә, “бөек” дигәне җиңгән. Сергей Иванов сүзләренчә, ул Болгар өчен яхшырак туры килә, аның уникальлеген чагылдыра. Болгарны күрергә ниятләгән россияле бу шәһәр турында, нигездә, бик аз белә. Мәктәптәге тарих дәресләрендә Идел Буе Болгарстанын өстән-өстән генә өйрәнәләр, бу объектның мөһимлегенә артык тукталып тормыйлар. Күпчелек туристлар аның Киев Русе белән параллель үсеш алган аерым дәүләт булуын белми, – ди республикабызның туризм тармагы башлыгы. Нәтиҗәдә, брендның концепциясе итеп «Бөек Болгар. Идел буендагы борынгы цивилизация» дигән шигарь сайланган. Татар милли бизәнү әйберләре – чулпылар исә график символның нигезе итеп алынган. “Лориен” компаниясе (бренд авторлары) арт-директоры Илдар Әхтәмов билгеләп узганча, әлеге туристик урынның бердәм символы моңа кадәр, гомумән, булмаган. Музей-тыюлык материалларында ике бөек мәдәниятнең  бер-берсен тулыландыруын чагылдырган чиркәү һәм манара сурәтләнгән. Реклама такталарында язулар гарәп стилендә башкарылган, Борынгы Шәрык образына ишарә ясалган. Музейның интерактив такталарында гарәп шрифты кулланылган. – Без шушы төрлелек шартларында уникаль, бернигә дә охшамаган стиль эзләдек. Ул берничә мәдәниятнең  берләшүен чагылдырырга тиеш иде. Шул ук вакытта дин белән бәйләнештән качарга булдык, – ди Илдар Әхтәмов. Зөя исә “Зөя утрау-шәһәре. Тарих ничек яшәвен күр” дип тәкъдим ителә. Ул күз алдына могҗизалы балык сыртында урнашкан шәһәр сыйфатында килеп баса. Шул рәвешле, аның әкияти шәһәр булуына басым ясала. Стилистик яктан Зөя логотибы Болгар бренды белән ярашып тора. Максат та шул бит – аларның бер бөтеннең ике кисәге булуын ассызыклау. Брендларга барлык хокуклар – Татарстанның туризм буенча дәүләт комитетында. Әмма әлеге символларны туризм өлкәсендә эшләүчеләргә бушлай куллану рөхсәт ителгән. Бердәнбер таләп – үрнәкләрне “Яңарыш” фонды һәм комитет белән килештерү. Әлеге брендлар Visit Tatarstan программасы кысаларында эшләнгән һәм 900 мең сумга төшкән. Һәм бу әлеге юнәлештәге эшнең әле башы гына дип санала. Болгар һәм Зөядән башлап, алга таба Алабуга һәм Чистай шәһәрләрен дә брендлы итү күздә тотыла. Тәтеш һәм Биләр дә тора-бара шундый визит карточкасына ия булырга мөмкин.  
2010 елда, реставрация эшләре әле башланган гына чорда, Зөя 7 меңгә якын кунакны кабул иткән. Узган елда  инде туристлар саны 241 меңгә җиткән. Быел исә Зөядә 300 мең кеше (ел ахырына кадәр әле ул тагын артачак) кунак булган. Һәм бу да чик түгел дип санала. Киләсе елда туристлар саны 400 меңгә җитәр дип көтелә. Болгар исә 2010 елда ук инде 50 мең кешене кабул иткән. Әмма моңа, нигездә, әлеге җирлектә “Изге Болгар җыены” уздырылу ярдәмендә ирешелгән. Узган елда бирегә 251 мең турист килеп киткән. Быел, Зөядәге кебек үк, 300 меңнән артык кеше кунак булган. Киләсе елда туристлар саны 450-500 меңгә җитәр дип фаразлана.

Чыганак: http://intertat.ru

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: