Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Республикабызның 43 муниципаль районы капиталь ремонт программасына кертелгән

2017 елда Татарстанда 996 күпфатирлы йорт капиталь ремонт программасына кертелгән. Бу хакта Хөкүмәт йортында узган киңәшмәдә Татарстанның төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министры Ирек Фәйзуллин җиткерде. Республиканың 45 муниципаль районының 43е, Кайбыч һәм Чүпрәледән тыш, капиталь ремонт үткәрү программасына кертелгән. Капиталь ремонт  233 меңләп татарстанлы яшәгән 6 млн квадрат метрдан артык мәйданда үтәчәк. Бу өлкәдә 2017 елда финанслау 5,5 млрд сумнан артык булачак. «Квалификацияле подрядчылар сайлап алынды. Дәүләт торак инспекциясе мәгълүматлары буенча, 996 объектның 427сендә эш башланды. Татарстанның Баш инвестицияле-төзелеш идарәсе белән берлектә билгеләнгән графикларда башка   объектларда эшне оештыруны сорыйм», – дип мөрәҗәгать итте Татарстанның төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министры. 2017 елда капиталь ремонт программасы буенча 36 мәктәпне тәртипкә китерү каралган. Бу максаттан 864,46 млн сум акча бүленгән. Шулай ук капиталь ремонт 11 балалар бакчасында үткәреләчәк. Бу уңайдан 1 млрд 625 млн сум акча тотылачак. 34 мәктәптә һәм 104 балалар бакчасында эшкә тотынганнар инде. Капиталь ремонт балаларның 4 сәламәтләндерү лагеренда булачак, тагын өчесендә төзекләндерү эшләре һәм дүрт яңа бина төзү каралган. Республикадагы ун ресурс үзәгендә, 43 мәдәният учреждениесендә, 29 үсмерләр клубында, 28 халыкка социаль хезмәт күрсәтү учреждениесендә, 17 муниципаль архивта һәм 42 җирле совет бинасында ремонт үткәреләчәк. «Биредә барысында да эшләр башланды, график буенча бара», – дип җиткерде Ирек Фәйзуллин. Ул шулай ук өстәмә республика программасы буенча поликлиникаларны капиталь ремонтлау мәсьәләсен өйрәнүнең төгәлләнү дәрәҗәсендә булуын әйтте. 15 мартта Татарстан хөкүмәтенә тиешле карар каралуга кертеләчәк.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев