Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Республикабыздагы җирле Әтиләр советларына Татарстан Хөкүмәте грантлары тапшырылды

23 ноябрь Казанда “Татарстанның Әтиләр советы” иҗтимагый оешмасының III конференциясе узды. Анда республика районнарында оештырылган җирле Әтиләр советларына Татарстан Хөкүмәте грантлары тапшырылды.

Татарстанда Әтиләр советының башлыгы, республиканың Премьер-министры урынбасары Васил Шәйхразыев конференцияне ачып, бүгенге көндә республиканың барлык шәһәр һәм районнарында Әтиләр комитетларын ачу һәм аларга актив кешеләрне җитәкче итеп билгеләү бурычы торуын искәртте. “Алар балаларга, булачак әтиләргә, гаиләнең иминлеге әти кешенең җаваплылыгыннан торуын аңлатып, тәрбия бирергә тиеш”, - диде Васил Шәйхразыев.

Татарстан Хөкүмәте грантын алуга үткәрелгән бәйгедә муниципаль дәрәҗәдәге Әтиләр комитетларына гына катнашу хокукы бирелгән булган. Мәгариф идарәләренең заявкалары муниципаль хакимияткә юлланган. Васил Шәйхразыев аларның иминлеген җирлектә кайгыртырга өндәде.

1 миллион сум күләмендәге грант җиңүчеләр арасында бүленде. Номинацияләргә карамастан, өченче урынга - 60 мең сум, икенчегә – 80 мең сум, беренче урынгга 110 мең сумга сертификатлар тапшырылды.

Шулай итеп, “Сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау” номинациясендә беренче урынны Түбән Кама районы Әтиләр советы, “Дәрестәнтыш һәм каникуллар чорында вакытны оештыру” номинациясендә – Мамадыш районы, “Гаилә кыйммәтләрен пропагандалау һәм рухи-әхлакый традицияләрне саклау” номинациясендә Мөслим районы Әтиләр советы, “Гражданлык һәм патриотик тәрбия” номинациясендә Чаллы шәһәр округының Әтиләр советы беренче урынны алды.

Васил Шәйхразыев грантлар нәтиҗәле файдаланылыр дип ышаныч белдерде. Һәм 2017 елга эш планнарын тәкъдим итүләрен сорады. Районнарда исә Яңа ел алдыннан мохтаҗ гаиләләргә ярдәм итүдән тыш, үрнәк гаиләләрне дә тәбрикләргә киңәш итте.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев