Татар матбугаты
Республикабызда "Татарстан - уртак йортыбыз" милли-мәдәни фестивале узачак
Татарстан буйлап 20 сентябрьдән «Татарстан — уртак йортыбыз» республикакүләм милли-мәдәни фестиваль башланып китә. Фестивальдә катнашу өчен гаризаны 2 октябрьгә кадәр тапшырырга мөмкин. Гала-концерт Казанда 4 ноябрьдә — Халыклар бердәмлеге көнендә үтәчәк.
Фестиваль өч этапта үтә. I этап — 20-27 сентябрь аралыгында ТР муниципаль районнары һәм шәһәрләрендә. II этап — 1-17 октябрь аралыгында зона турлары.
Зона турлары үтү вакыты һәм урыны түбәндәгечә билгеләнгән:
- Тәтеш зонасы, 3 октябрь, сишәмбе (Тәтеш районы, район Мәдәният йорты):Тәтеш, Чүпрәле, Апас, Кайбыч, Буа, Кама Тамагы, Югары Ослан районнары;
- Арча зонасы, 4 октябрь, чәршәмбе (Арча, район Мәдәният йорты): Теләче, Саба, Мамадыш, Кукмара, Балтач, Арча, Әтнә районнары;
- Нурлат зонасы, 6 октябрь, җомга (Нурлат, Халыклар Дуслыгы йорты): Чистай, Спасс, Алексеевск, Әлки, Яңа Чишмә, Нурлат, Аксубай районнары;
- Чаллы зонасы, 10 октябрь, сишәмбе (Яр Чаллы, «Чишмә» Халыклар Дуслыгы йорты): Яр Чаллы, Түбән Кама шәһәрләре, Тукай, Түбән Кама, Зәй, Алабуга, Менделеевск, Әгерҗе районнары;
- Казан зонасы, 11 октябрь, чәршәмбе (Казан, Татарстанның Халыклар Дуслыгы йорты): Казан шәһәре, Биектау, Яшел Үзән, Лаеш, Питрәч, Балык Бистәсе районнары.
- Лениногорск зонасы, 12 октябрь, пәнҗешәмбе (Лениногорск, район Мәдәният йорты): Әлмәт, Чирмешән, Бөгелмә, Баулы, Лениногорск, Ютазы районнары.
- Сарман зонасы, 17 октябрь, сишәмбе (Сарман, район Мәдәният йорты):Актаныш, Минзәлә, Мөслим, Сарман, Азнакай районнары.
Халыклар Дуслыгы йортының мәгълүмат үзәге
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз
Нет комментариев