Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Республикабызда "Tatarstan Top Hotels Award" һәм "Tatarstan Top Restaurants Award" конкурсы бара

Әлеге чараны үзебезнең күңелгә якын-аңлаешлы татар һәм рус телләрендә “Татарстанның иң яхшы кунакханәсе” , “Татарстанның иң яхшы рестораны” дип тә атап үткәреп булыр иде, әлбәттә.

-Татарстанга туристлар елдан-ел күбрәк килә. Инглиз телендә язылган грамотаны туристлар күрәчәк. Кунакханә мәгълүматны интернетка куячак, димәк, бөтен дөнья беләчәк, - дип аңлатты моны Татарстанның туристлыкны үстерү буенча дәүләт комитеты рәисе Сергей Иванов “Татмедиа” республика агентлыгында үткәрелгән матбугат конференциясендә. Үзебезне дөньяга танытырга омтылуда төрле алымнарны кулланып карау гөнаһ түгел, дип, кабул итик инде бу хәлне. Сергей Иванов сөйләгәнчә, республикада хәзер 400 кунакханә, шифаханә һәм хостел исәпләнә. Казанда заманында кунакханәләрне санап чыгар өчен кул бармаклары да җитсә, бүген алар - 180. - Республика кунакханәләр челтәре камиллек ягыннан үсештә, чөнки илнең башка төбәкләре белән көндәшлек бик көчле. Рестораннарда гадәттәгечә үзебезнең милли ризыкларга гына түгел, ә дөнья халыклары милли аш-суларын әзерләүгә дә игътибар бирелә, - диде Сергей Иванов. “Татарстан республикасының туристлыкны үстерү үзәге” коммерциячел булмаган җәмгыять генераль директоры Оксана Саргина таныштырганча, конкурска март аенда старт бирелгән. Бәйгегә йомгак “Казан ярминкәсе”ндә 26-28 октябрьләрдә узачак “HORECA KAZAN 2016” күргәзмәсе кысаларында 28 октябрьдә ясала. - Бәйгедә җиңүчеләргә акчалата премия бирелми. Грамота алуга ирешү-үзе дәрәҗә, - диде Оксана Саргина.

Чыганак: http://www.shahrikazan.com

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев