Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Республикабызда татар теленнән имтихан тапшыручылар саны арткан

Татарстанда 9 нчы сыйныфлар арасында татар теленнән имтихан тапшыручылар саны артуга таба бара. Быел 1680 бала татар теле буенча белемен сынаган, узган елда андыйлар саны 1400 кеше булган. Бу хакта бүген Татарстанның Министрлар Кабинетында узган брифингта Татарстан Премьер-министры урынбасары – республиканың мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов билгеләп узды. Ул туган тел буенча сынау тотучыларның дүрт төркемгә – рус телле, туган телен камил белмәгән татар балалары, чиста татар балалары һәм республикада яшәүче башка милләт балаларына бүленүен әйтте. "Татар теленнән генә түгел, кайбер фәннәрдән имтиханны татар телендә бирергә теләүчеләр дә артты. Быел шундый 400гә якын укучы булды, узган елда алар 20дән генә артык иде. Безнең дә бу юнәлештә эшләп бетермәгәнлек бар әле. КИМ (контроль материаллар – ТИ искәрмәсе) сорауларын чиста  татар телендә берничә вариантта тулы дәрәҗәдә әзерләп бетереп булмады. Соңгы елларда бу әйбердән кителгән иде  бит. Кире әйләнеп кайту җиңел генә түгел. Ел саен динамика бара, киләсе елда ныклап әзерләнәчәкбез", – дип белдерде министр.  
Татар информ

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев