Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Республикабызда намаз вакытлары үзгәрә (видео)

Май аеннан башлап (Казан өчен - 5 майдан) һәм август башына кадәр, кояш баткандагы шәфәкъ яктылыгы иртәнге шәфәкъ аклыгы белән кушыла, ягъни төн дәвамында офыкта яктылык югалмый, дип хәбәр итә татарстан Диния нәзарәте матбугат үзәге. 0703 Моңа бәйле рәвештә, астрономик исәпләүләр ярдәмендә, төнге ястү намазы башлануның төгәл вакытын, шулай ук сәхәр тәмамлануны һәм иртәнге намаз вакыты керүне билгеләп булмый. Бу безнең төбәкнең географик үзенчәлекләренә бәйле. Шул сәбәпле, ислам галимнәре фикеренә нигезләнеп, әлеге вакытны сәгатьләр буенча исәпләргә карар кылынды. Ястү намазын - кояш баеп, 1,5 сәгать вакыт узгач, ә сәхәр тәмамлану һәм иртәнге намаз вакыты керү - кояш чыгарга ике сәгать алдан була, дип кабул ителә. https://www.youtube.com/watch?v=v8QJq101jg4
Татар-информ

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев