Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Республикабызда "Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит!" дип ис. акция уза

Татарстандагы 20 меңләп мәктәп укучысы яңа уку елында, "Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит!" акциясе кысаларында, иганәчелек ярдәме алачак. Бу турыда "Татар-информ"да узган матбугат конференциясендә Татарстанның мәгариф һәм фән министры урынбасары Лариса Сулима белдерде. "Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит!" республика хәйрия акциясе 2007 елдан бирле үткәрелә. Яңа уку елында Татарстанда I сыйныфка якынча 44 мең бала барачак, шуларның 9,2 меңе ярдәмгә мохтаҗ. Шулай ук 2-11 сыйныфларда белем алучы 10 мең укучыга да ярдәм итү дә күздә тотыла”, – дип сөйләде ул. hairia Хәйрия ярдәме аз керемле һәм күпбалалы гаиләләрдән булган, шулай ук инвалид әти-әниләре белән яшәүче яки үзләре инвалид булган укучыларга күрсәтелә. Соңгы ун елда, ягъни акцияне үткәрү дәвамында, 165 мең бала 211 миллион сумлык иганәчелек ярдәме алган. Гадәткә кергәнчә, портфельләр белән язу кирәк-яраклары, мәктәп һәм спорт формасы балаларга тантаналы рәвештә бүләк ителә.  
Татар информ 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев