Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Республикабызда кече һәм урта эшмәкәрлек үсешен яктырткан журналистлар арасында үткәрелгән иҗади бәйгенең җиңүчеләрен бүләкләделәр

Казанның “Ramada Kazan City Center” отелендә Татарстанда кече һәм урта эшмәкәрлек үсешен яктырткан журналистлар арасында үткәрелгән иҗади бәйгенең җиңүчеләрен бүләкләделәр. Бәйге республиканың Икътисад министрлыгы тарафыннан җиденче тапкыр үткәрелә. Быелгы конкурста барлыгы 80 автор катнашкан, татар һәм рус телләрендә 550 иҗади эш юлланган.

Аларга ТР икътисад министры Артем Здунов “Уңайлы эшмәкәрлек климаты”, “Татарстанда эшләнелгән”, “Бизнес өчен күпфункцияле үзәкләр”, “Сәнәгать эволюциясе”, “Сәнәгать мәйданнары резидентлары”, “Җәмгыять өчен”, “Тагын да тапкыррак”, “Көндәшлек стандарты”, “”Алга өтәрүче ачышлар”, “Үсеш нокталары”, “Файдалы килешүт”, “Хәләл индустрия” номинацияләрендә бүләкләр тапшырды.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев