Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Республикабызда "Кайгыртучан әни" бәйгесе оештырыла

Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгы республикада сигезенче тапкыр “Кайгыртучан әни” бәйгесен оештыра, дип хәбәр итә министрлыкның матбугат хезмәте.

Россиядә Әниләр көне уңаеннан уздырылучы бәйгедә оста куллы әниләр катнаша ала. Аларга балаларның киемнәрен, шулай ук арба, рюкзак, велосипед кебек көнкүреш әйберләрен юлда йөргәндә кирәкле махсус ут кайтаргыч элементлар белән бизәргә тәкъдим ителә. Чөнки бу бәйгенең төп максаты – балаларның юлда йөргәндә иминлеге, беренче чиратта әниләр кулында икәнен аңлату.

Бәйге өчен үз хезмәтләренең фотосурәтләрен әниләргә 15 декабрьгә кадәр ТР буенча Эчке эшләр министрлыгына юлларга кирәк.

Җиңүчеләр төрле яшь категориясендә һәм номинацияләрдә булачак. Бүләкләрне Кыш бабай белән Кар кызы тапшырачак.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев