Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Республикабызда IX Бөтенроссия керәшен этник сәнгате яшьләр фестиваль-конкурсының сайлап алу турлары уза

Декабрь аенда республика буенча “Туым Җондозы” (“Раштуа йолдызы”) IX Бөтенроссия керәшен этник сәнгате яшьләр фестиваль-конкурсының сайлап алу турлары уза. Алар Татарстанның биш зонасында үткәрелә. Казан, Балык Бистәсе, Балтач, Кайбыч зоналарында фестиваль конкурсантлары көч сынашты инде. Соңгысы Яр Чаллы зонасында 15 декабрь көнне була, дип хәбәр итә "Татар-информ" агентлыгына “Туганайлар” керәшен мәдәни-агарту газетасы. “Туым Җондозы” керәшен музыка иҗатының иң яхшы үрнәкләрен пропагандалауны, үзенчәлекле ансамбль һәм солистларны, халык иҗаты әсәрләрен башкаручыларны табуны максат итеп куя. Конкурс солист-вокалистлар һәм фольклор ансамбльләр, вокаль-инструменталь ансамбльләр, солист-инструменталистлар, халык биюләрен башкаручылар, этник костюмнар тегүчеләр һәм этник музыка уен кораллары ясаучылар арасында оештырыла. Зоналарда уңышлы чыгыш ясаганнар 18 декабрьдә Алабуга шәһәрендә йомгаклау турында катнашачак. Татарстан керәшеннәренең иҗтимагый оешмасы тырышлыгы белән уздырыла торган “Туым Җондозы” конкурс-фестиваленең йомгаклау концерты Казанның Яшьләр үзәге концерт залында 2017 елның 14 гыйнварында була.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев