Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Республикабызда Халыклар бердәмлеге көне бәйрәм ителәчәк (чаралар исемлеге)

Дуслык сүзен тәпи басып киткән бала белеп, аңлап үсә. Дөрес, балачакта ишеткән әлеге төшенчә тора-бара киңрәк мәгънә ала. Бүген без халыклар дуслыгы турында озаклап сөйли алабыз. 4 ноябрь – Халыклар бердәмлеге көнен билгеләп итүнең тамырлары XVII  гасырга барып тоташа. XVII  гасырда кыска вакыт аралыгында Мәскәүдә берничә патша алышына. Шуннан файдаланып, Россиянең Смоленск, Бөек Новгород кебек шәһәрләрен, Мәскәү Кремлен поляклар һәм шведлар яулап ала. 1612 елның җәй, көз айларында князь Дмитрий Пожарский һәм Кузьма Минин, халык белән бергәләп, Россияне азат итә. Әлеге җиңүгә Россиядә яшәгән рус, татар, башкорт, чуаш, мари, удмурт һ.б. халыкларның бердәмлеге белән ирешелә. Халыклар бердәмлеге көне 2005 елдан башлап бәйрәм ителә. Татарстанда төрле милләт һәм дин вәкилләре үзара аңлашып, килешеп яши. Гаугалы йорттан бәрәкәт качар, диләр татарда. Әгәр халыклар дус-тату яшәмәсә, республика икътисады да уңышларга ирешә алмас, социаль мәсьәләләрне дә тиешенчә хәл итеп булмас иде. Республикабызда бүген 8 милләт, 173 халык вәкиле дус-тату гомер кичерә. Татарның Сабантуй бәйрәменә чуашы да, керәшене дә, мордва-марие да агыла. Керәшеннәрнең – Питрау, русларның – Раштуа, мариларның Семык бәйрәмен бөтен Татарстан бәйрәм итә. Һәр халык бер-берсенең диненә, гореф-гадәт, йолаларына хөрмәт белән карый. Татарның шаулап-гөрләп уза торган каз өмәсенә ярдәмгә керәшене дә, русы, чуашы да килә бүген.

Республикада төрле милләт халыклары бердәм булып яши торган районнар шактый. Башлыча, Аксубай, Чүпрәле, Нурлат, Чирмешән, Тәтеш, Буа, Әлки, Кукмара, Балтач, Әгерҗе, Баулы районнары күпмилләтле санала. Мәсәлән, Балтач районының Норма авыл җирлегенә кергән алты салада 11 (!) милләт вәкиле яши. Алар, нигездә, күченеп кайткан яки читтән килеп урнашкан халыклар. Ни өчен нәкъ менә биредә төпләнгәннәр соң? Моның сәбәбе бик гади: авыллар олы юл өстендә урнашкан. Шулай ук халыкка җитәрлек эш урыннары, балалар киләчәге өчен дә төрле оешмалар бар.

Кайбыч районының Хуҗахәсән авыл җирлегенә керүче Турминский авылы да күпмилләтле санала. Монда руслар, татарлар, керәшеннәр, руслар, чуашлар иңне-иңгә куеп яши. Бу авылның төп үзенчәлеге дип дагыстанлы Газимагомед Магомедовны да атарга кирәк. Ул озак еллар Кайбыч үзәк район хастаханәсендә баш табиб вазифасын башкарды. – Турминский – 97 йортлы чагыштырмача зур авыл, биредә 219 кеше яши, – ди Хуҗахәсән авыл җирлеге башлыгы Светлана Матвеева.

Авыл башлыгы Сабантуй бәйрәмен дә телгә алды. Татарларның милли бәйрәме булса да, анда һәркемгә урын җитәрлек. Бәйрәмне үзләренең милли киемнәрен кигән сәнгать коллективлары ача. Сценариен бергәләшеп төзиләр. Күпмилләтле Татарстан өчен Халыклар бердәмлеге көне төрле милләт һәм дин вәкилләренең берләшү билгесе булып тора. Республикабыздагы бердәмлек – милләтләрнең килешеп, дус-тату яшәве дигән сүз. Тарихтан күренгәнчә, иң болгавыр заманнарда да төрле халыкларның бердәмлеге  авырлыкларны җиңеп чыгарга, алга барырга, үсәргә этәргеч биргән. Татарстанда бүген 7 Халыклар дуслыгы йорты эшли. Алар  төрле милләт вәкилләренең фикер алышу, җыелу урыны булып тора. Һәр халыкның милли бәйрәме зурлап уздырыла.  Ут күршеләребез тормышын, яшәешен ныграк белү, өйрәнү максатыннан төрле фестивальләр, чаралар (“Татарстан – уртак йортыбыз”, ТР фин-угор халыкларының иҗади фестивале, Зур этнографик диктант, Дуслык һәм килешү укулары) даими үткәрелә. Бердәм, дус милләт яшәгән республикада һәрбер халыкка урын җитәрлек!


Нинди чаралар көтелә?

4 ноябрьКазан. 13.00 – Кремль яр буенда концерт-митинг. 14.00 – «Пирамида» мәдәни-күңел ачу комплексында «Безнең йорт – Татарстан» республика этномәдәни фестиваль ачылышы. Чаллы шәһәрендә бәйрәм чаралары атна буе дәвам итә. Белем йортларында, каникуллар булуга да карамастан, класс сәгатьләре уза. Балаларга Халыклар бердәмлеге бәйрәмен тарихи вакыйгалар аша сурәтлиләр. 3 ноябрь, 14.30 – Боровецкий бульварында волонтер отряды активистлары катнашында «Бердәмлектә көч» флешмобы. 15.00 – «КАМАЗ» мәдәният йортында зур бәйрәм концерты. 4 ноябрьдә «Ватан-ана» («Родина мать»)  мемориаль комплексы янында шәһәр башлыгы Наил Мәһдиев катнашында митинг. 4 ноябрь, Түбән Кама. 13.00 – шәһәрнең Халыклар иҗаты йортында халыклар дуслыгы фестивале. 4 ноябрь, Әлмәт. 12.00 – Татарстан нефтенә 60 ел исемендәге паркта төп бәйрәм программасы. Бәйрәм көннәрендә республиканың барлык район мәдәният йортларында яшьләр белән викториналар, әңгәмәләр оештырыла, «Бердәмлектә безнең көч» документаль фильм күрсәтелә. 4 ноябрьдәБаулы районының Агросәнәгать паркында бәйрәм ярминкәсе һәм концерт уза. Теләче халкы 3 ноябрьдә район мәдәният йортында җирле коллективлар чыгышын караячак.  Апас район үзәгендә 4 ноябрь көнне сәгать 11.00дә мәдәният йортында «Шома бас» бию фестивале уза, ә каршындагы мәйданда бәйрәм ярминкәсе оештырыла.

Чыганак: http://intertat.ru

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев