Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Республикабыз тарихы, географиясе һ.б. багышланган беренче электрон энциклопедия төзелә

Мәктәп укучылары өчен беренче тапкыр Татарстанның тарихы, географиясе, татар халкының мәдәнияте, гореф-гадәтләренә багышланган текстларны туплаган электрон энциклопедия төзеләчәк. Бу хакта ТР Дәүләт Советының Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитетының киңәйтелгән утырышында Татарстан Премьер-министры урынбасары - республика мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов хәбәр итте. “Татар телендә Интернеттагы контентны үстерү бик мөһим эш. Хәзер балалар кәрәзле элемтә чаралары һәм планшетлардан актив файдалана, челтәрдә яши диярлек. Шуңа да без укучылар өчен беренче электрон энциклопедия төзибез. Анда Татарстанның тарихы, географиясе, татар халкының мәдәнияте, гореф-гадәтләренә багышланган лицензияләнгән фәнни материаллар урын алачак”, - диде министр.
Татар информ

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев