Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Республикабыз районнарында Сабан туе бәйрәмнәре уздырган авылларның саны кими

2016 елда, Татарстанны санамыйча гына да, 317 Сабан туе уздырылган. Көн саен бер бәйрәм диярлек!

– Якын һәм ерак чит илләрдә үткәрелгән Сабан туе эстафетасына быел тәүге тапкыр Италия, Австриянең Вена шәһәре, Якутия-Саха республикасы да кушылды, – диде мәдәният министры урынбсары Гүзәл Шәрипова. – Бәйрәм кайда гына үткәрелмәсен, аларга Татарстаннан артистлар, музыкантлар, әдипләрдән торган зур делегация җибәрәбез. Иҗат делегациясе составына соңгы вакытта халык һөнәрчелеге осталары да керә, аларның алтын кулы белән эшләнгән әйберләрдән урыннарда ярминкәләр оештыра башладык. Татарстаннан читтә узган бәйрәм ул төбәкләрдәге татар иҗтимагый оешмалары ярдәменнән башка гына була алмый. Алар бу эштә һәркайда һәрвакыт башлап йөри, дип ассызыклады Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты рәисе урынбасары Марс Тукаев. Ул киләсе елга Федераль Сабантуй иртәрәк узачагын да хәбәр итте: – 2017 елда Федераль Сабан туе Әстерханда май урталарында ук (Рамазанга кадәр) булачак. Әлеге төбәк бу җаваплы эшне 2008 елда бер уңышлы башкарып чыккан иде инде, киләсе елга да үзләре теләк белдерде. Ә Бөтенроссия авыллар Сабан туен дөньядагы иң зур татар авылы Пенза өлкәсе Урта Әләзәндә уздырырга уйлыйбыз. Республиканың Традицион мәдәниятне үстерү үзәге директоры Фәнзилә Җәүһәрова Сабантуй бәйрәменә милли уеннарыбыз белән бергә, халкыбызга бөтенләй хас булмаган сумо, квадрацикл ярышларының да елдан-ел күбрәк керүенә, бу модалы бәйгеләрнең гасырлардан-гасырларга килгән ат чабышларын, көрәш, колгага менү кебек узышларын кысрыклап чыгармаса ярар иде дип борчылуларын белдерде. Алар төбәкләрдәге оештыручыларга махсус укулар да уздыралар. Бәйрәмдә бай һәм рәхимле якташларның (аларга рәхмәт яусын!) акчаларына ялланган артистларның гына җырлавы, җирле талантларның аз катнашуы да Сабан туебызның халык­чанлыгын киметәдер. Журналистларны тагын бер мәсьәлә борчый. Быел республикабыз районнарында Сабан туе бәйрәмнәре уздырган авылларның саны бермә-бер кимегән. Моның сәбәпләренең беренчесе ел саен Сабан туе үткәрелә торган вакытның быел Рамазан аена туры килүе булса, икенчесе акча табуның авырлашуы. Халкыбызның кунакчыл, юмарт, талантлы булуын Сабан туе бәйрәмнәре аша бар дөньяга күрсәтә алуыбыз әйбәт инде ул. Ләкин үзебездә дә бу матур бәйрәмне озак яшәтәсе иде. Юкса онык­ларга Сабан туе бәйрәмен карарга Красноярскига яки Австралиягә үк барырга туры килмәгәе..

Чыганак: http://www.shahrikazan.com

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев