Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Республикабыз җәмәгатьчелеге авыр югалтуга дучар булды

18 март көнне танылган шагыйрь һәм җәмәгать эшлеклесе Илдус Сабир улы Гыйләҗевнең 73нче яшендә йөрәге тибүдән туктады.

Шагыйрь Илдус Гыйләҗев 1946 елның 15 гыйнварында Татарстанның Азнакай районы Урсай авылында туа. 1961 елда Урсай җидееллык, 1965 елда Чалпы унберьеллык мәктәбен тәмамлый. 1965-1970 елларда Казан дәүләт университетының татар теле һәм әдәбияты бүлегендә югары белем ала. Аннан соң ике ел взвод командиры һәм рота командирының сәяси эшләр буенча урынбасары сыйфатында хәрби хезмәттә була. Аннан кайткач, 1972-1974 елларда Азнакай районы Карамалы авылында партоешма һәм колхоз рәисе урынбасары булып эшләгәннән соң, ике ел КПССның Азнакай район комитетында парткабинет мөдире вазифаларын башкара. И.Гыйләҗевнең шуннан соңгы хезмәт юлы райондагы күмәк хуҗалыкларны җитәкләү  белән бәйле: егерме ике ел буена ул Балтач, Чалпы, Чемодур, Туйкә авылларында колхоз рәисе, совхоз директоры булып эшли. Аннары, берникадәр вакыт «Актүбәнефть» идарәсе җитәкчесенең авыл хуҗалыгын үстерү буенча урынбасары булып хезмәт иткәннән соң, 1990-1991 елларда КПССның Азнакай район комитетында секретарь, икенче секретарь вазифаларын башкара. Хезмәттәге уңышлары өчен үз вакытында ВДНХның көмеш медале, 1980 елда «Почет Билгесе» ордены белән бүләкләнә, 1986 елда СССР Министрлар Советының махсус премиясенә лаек була. Ул Татарстанның атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре, 1985-1990 елларда Татарстан Югары Советының унберенче чакырылыш халык депутаты. Илдус Гыйләҗев әдәби иҗатында үзенә генә хас табигыйлек, лирик-публицистик яңгырашлы шигъри сүзе белән җир кешесенең хезмәт батырлыгына дан җырлый, ил-җир, милләт язмышы, катлаулы чор вазгыяте белән бәйләп, аның яшәү нигезен тәшкил иткән гореф-гадәтләрен, уй-хисләрен, теләк-омтылышларын, гамен-борчуларын тасвирлый. 2006 ел башында И.Гыйләҗев «Яратканга күрә» исемле китабы өчен Татарстан Язучылар берлегенең Һ.Такташ исемендәге әдәби бүләгенә лаек була. И.Гыйләҗев – 1990 елдан СССР (Татарстан) Язучылар берлеге әгъзасы иде. Шагыйрьгә үз эшенә бирелгәнлек, зур җаваплылык, кешеләрне ярату кебек сыйфатлар хас иде. Аның иҗади эшчәнлеге чын мәгънәсендә халкыбызның  милли байлыгына әверелде. Мәрхүмнең  якты истәлеге күңелләребездә озак сакланыр.  

Татарстан Республикасы мәдәният министрлыгы

Татарстан Республикасы Язучылар берлеге

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев