Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Республикабыз башкаласында "Хәләл" туй фестивале узачак

Казанда 18-20 май көннәрендә “Россия – Ислам дөньясы: KazanSummit 2017” IX халыкара икътисад саммиты кысаларында “Хәләл” туй фестивале үтә. Бу хакта “Татар-информ”да узган матбугат конференциясендә проект җитәкчесе – Россия һәм Татарстан мөслимәләре берлеге рәисе Наилә Җиһаншина җиткерде. “Мин туй мәҗлесләрендә еш булам һәм бик еш безнең кызларның кияүгә чыгарга әзер түгеллекләрен күрәм. Аларның бирнәләре юк. Бирнә – ул кызның үз куллары белән әзерләгән әйберләре. Без моның белән безнең традицияләребезнең матур һәм актуаль икәнен күрсәтәсебез килә. Бүген исерткеч эчемлекләрсез бәйрәмнәргә ихтыяҗ зур. Татар гаиләләре ярәшү, никах һәм ЗАГСта язылышуны бер урында үткәрүне кулай күрә. Туй мәшәкатьләре күп көч сорый, ә безнең бәйрәм – “өчесе бер урында”, – дип билгеләп үтте спикер. Halal weidding туй фестивале “Туган авылым” милли комплексында оештырылачак. Россиядә беренче тапкыр бер мәйданда туй индустриясе – хәләл-хезмәт тәкъдим ителәчәк. Ярминкәгә үз продукцияләрен Татарстанның һәм Россиянең башка төбәкләреннән, шулай ук Иранның әйдәп баручы җитештерүчеләре алып килә. Программада – никах һәм туй күлмәкләре коллекциясе, дизайнер һәм стилистлардан мастер-класслар булачак. Яшь парлар психолог һәм белгечләрдән гаилә хокуклары буенча консультацияләр, димчеләрдән киңәшләр алачак. Кунаклар хәләл продукцияне татып карый алачак, күңелле бәйгеләрдә катнашу мөмкин булачак.
Татар-информ

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев