Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

"Республика Татарстанга технологияләре, капиталы һәм инновацион проектлары белән килгән Германия бизнесына ярдәм күрсәтергә әзер" - Рөстәм Миңнеханов

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов 19 октябрь көнне Төньяк Рейн җире – Вестфалиянең эшлекле даирәләре белән очрашты. Әлеге аралашу Татарстан лидерының эш буенча Дюссельдорфка сәфәре кысаларында оештырылды. Бу хакта ТР Президенты матбугат хезмәте хәбәр итә.

Татарстан делегациясенең республика Президенты Рөстәм Миңнеханов рәислегендә Дюссельдорфта “К-2016” XX халыкара пластмасса һәм каучук махсуслаштырылган күргәзмәсендә катнашуын искәртеп үтик.

Германия бизнес-бергәлеге вәкилләре белән очрашуны башлап, Рөстәм Миңнеханов: “Без алдынгы немец технологияләре белән танышуыбызга шатбыз, тәҗрибә уртаклашырга һәм ике як өчен дә файдалы хезмәттәшлек мөмкинлекләрен карап тикшерергә без әзер, - диде. - Бүген республика элемтәләрне киңәйтү белән кызыксынулы һәм Татарстанга технологияләре, капиталы һәм инновацион проектлары белән килгән Германия бизнесына ярдәм күрсәтергә әзер”, - дип басым ясап әйтте.

Татарстанның Германия Федератив Республикасы белән хезмәттәшлектә тәҗрибәсе зур, дип билгеләп үтте Рөстәм Миңнеханов. “Моннан 5 ел элек без “КАМАЗ”да “Мерседес-Бенц Тракс Восток” җитештерү линиясен ачтык һәм “Даймлер” автогиганты белән стратегик хезмәттәшлеккә керештек – бу Россия базарына килә торган немец компанияләре өчен әйбәт мисал”, - диде ул.

Татарстанда бүген Германия бизнесы инвестицияләре җәлеп ителгән 80нән артык компания эшли, алар арасында - «Сименс», «БАСФ», «Бош», «Кнорр-Бремзе», SAP һәм башкалар, диде республика лидеры. Татарстан банклары һәм предприятиеләре Германия банк системасы белән актив эшли, мисалга, «Дрезднербанк», «Дойче банк», «Коммерцбанк» һ.б.лар. Германия Федератив Республикасы белән Татарстан Республикасы фән һәм мәгариф өлкәләрендә дә багланышта. Мисалга, Казанда Россия-Германия яңа технологияләр институты ачылды, дидп искәртте Рөстәм Миңнеханов.

Татарстан Президенты шулай ук билгеләп үткәнчә, Германия бизнесы Татарстанны Россия базарына чыгу өчен база мәйданчыкларның берсе итеп актив файдалана. “Сезне Татарстанга – безнең гаять зур илебез Россиянең әйдәп барган субъектларының берсенә чакырабыз. Сәясәттәге бернинди кыенлыклар безне туктатмас дип уйлыйм”, – дип аерым басым ясап әйтте. Аның сүзләренчә, Татарстанның 2030 елга кадәр кабул ителгән социаль-икътисади үсеш стратегиясе кысаларында алдагы 10 елда республиканың төп икътисади үсеш ноктасы булачак “ИнноКам” Германия бизнесы өчен кызыклы була ала.

ТР Премьер-министры урынбасары – сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов биргән мәгълүматтан күренгәнчә, 2015 ел йомгаклары буенча Татарстан белән Германия арасында тышкы товар әйләнеше 1 млрд евродан артып киткән, һәм бу юнәлешне арттыру мөмкинлекләре зур. Әлеге очрашуда министр Альберт Кәримов республиканың сәнәгатьтәге куәтен, ТР Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина инвестицион мөмкинлекләрен презентацияләде. “Алабуга” махсус икътисади зона генераль директоры Тимур Шаһивәлиев Германия бизнесменнарын МИЗ территориясендә җитештерү мәйданнарын җәелдерү мөмкинлекләре белән таныштырды.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев