Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

"Республика тарихында үзеңне тап" бәйгесендә җиңү яулаучыга "айфон" бирәләр

ТАССРның 100 еллык юбилеена республика тарихы белән бәйле гаилә фотографияләре конкурсы башланды.

Татарстанда ТАССРның 100 еллыгы уңаеннан «Республика тарихында үзеңне тап» бәйгесе игълан ителде, аның җиңүчесе «айфон» белән бүләкләнәчәк.

Бәйгедә катнашу өчен 100let.tassr@mail.ru электрон почтасына гаилә фотосын һәм 1920 елдан 2020 елга кадәр Татарстан территориясендә узган берәр вакыйга тарихы турында белешмә җибәрергә кирәк.

Бәйгедә төрле илләрдә яшәүче 6 яшьтән өлкәнрәк булган һәм Татарстан тарихын яраткан һәркем катнаша ала.

Гаризалар 2020 елның 20 апреленә кадәр кабул ителә.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев