Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Республика парламентында "Татарстан Республикасы су саклау зоналары: һәркемнең хокукы һәм вазифалары" басмасын презентацияләделәр

Чарада Казан (Идел буе) федераль университеты студентлары катнашты дип хәбәр итә Татарстан Республикасы Дәүләт Советы матбугат хезмәте.

Татарстан Дәүләт Советының экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте комитеты рәисе Таһир Һадиев сәламләү чыгышында авторларга - депутат Ирек Салиховка һәм Татарстан табигатьне саклау районара прокуроры Илсур Гыйльметдиновка, шулай ук басманы редакцияләгән Экология сәясәте һәм мәдәният үзәгенең ТР буенча төбәк бүлеге җитәкчесе Елена Минаковага рәхмәт белдерде.

Т. Һадиев Татарстанда су куллану экологиясе белән бәйле проблемалы мәсьәләләргә багышланган белешмә-мәгълүмати басма тәкъдим итте.

Бүген Татарстанда 82 объектта су саклау зонасы урнаштырылган, аларның озынлыгы 7 мең км дан артык дип белдерде Гыйльметдинов.

"Татарстан Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы 97 процент яр полосасын өйрәнгән. Күзәтчелек эшчәнлеге нәтиҗәләре буенча 1384 хокук бозу очрагы ачыкланган, 7 млн сумнан артык административ штраф салынган", - дип белдерде ул.

Очрашу азагында Гыйльметдинов тематик викторинада катнашкан журналистларга һәм студентларга яңа китаплар тапшырды.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев