Республика олимпиадасына төрле районнардан төрле сандагы балалар үтүенең сәбәбе әзерлек дәрәҗәсенә бәйле

Теге яки бу фәннән муниципаль дәрәҗәдәге олимпиададан республикакүләм олимпиадага балларның минималь бусагасын узганнарны гына кертү дөрес күренеш. "Гыйлем" фәнни-популяр порталы редакторы Айдар Шәйхин шулай дип саный. Бу хакта ул “Татар-информ” хәбәрчесенә белдерде. “Бөтен республикада башта муниципаль этапта язалар, аннары шушы этапта җиңүчеләрнең, призерларның баллары Казанга җибәрелә. Шул баллар нигезендә, барлык катнашучылар өчен билгеле бер чикне билгелиләр. Әйтик, максималь балл 100 балл һәм минималь бусага 80 балл дип билгеләнә. Ягъни, районда 80 баллны җыйган кешеләр республикага үтә дигән сүз. Кайбер районда моңарчы җиңүче, призерлар һәм призер булмаган кешеләр дә, ә башка бер районнарда җиңүче исемен алганнар да үтмәскә мөмкин. Андый хәлләр даими булып тора”, – дип белдерде. Мәсәлән, аның сүзләренә караганда, Татарстан тарихы буенча быел гына мондый хәл булган: җиңүче, призер белән беррәттән, призер булмаган бала да үткән, ягъни жюри аны район олимпиадасында призерлар исемлегенә кертмәгән булган, ә баллар буенча ул республика дәрәҗәсенә үткән һәм призер булган. “Бу нормаль күренеш. Бер 3-4 ел элек керде бу система. Бөтен җирдә эшли ул хәзер. Россия олимпиадасында да шул ук система”, – дип сөйләде Айдар Шәйхин. Әңгәмәдәш әйтүенчә, республика олимпиадасына төрле районнардан төрле сандагы балалар үтүенең сәбәбе әзерлек дәрәҗәсенә бәйле. “Кайбер районда муниципаль дәрәҗәдә күп кеше яхшы итеп яза, югары нәтиҗә күрсәтә, алар аркасында минималь бусага күтәрелә, кайбер җирдә начар язалар, нәтиҗәдә, алар төшеп кала дигән сүз. Бу көчле мәктәпләр, көчле укучылар, көчле укытучыларга бәйле”, – ди ул. Искәртеп үтик, татар теле буенча республика олимпиадасында барлык 43 районнан да катнашучылар булмавы турында мәгълүмат биргән идек. “Татар теле буенча олимпиадага тиешле дәрәҗәдә әзерли алырлык укытучылар да булмаска яки инде анда катнаша алырлык укучылар да җитеп бетмәскә мөмкин”, – ди Айдар Шәйхин. “Бусага системасы дөрес ул, чөнки бөтен кешене бертигез шартлар алдына куя. Олимпиада бит ул көчлеләрне сыный. Элек бит, мәсәлән, Казанда бер фән буенча өч көчле укучы бар ди, алар республика дәрәҗәсенә үтә. Ә кайбер урында көчле укучылар юк, әмма аларга бару мәҗбүри, һәм алар бара иде. Тигезләү дөрес түгел бу очракта. Ә минималь балл бусагасын кертү системасы тигезләүне бетерә”, – дип белдерде Айдар Шәйхин. Татар теле буенча олимпиадага килгәндә, ул статистиканың татар мохите көчлерәк булган районнарда җиңүче-призерлар күбрәк булуын күрсәтүен әйтте.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: