Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

"Республика җитәкчелеге татар язучысының дәрәҗәсен күтәрә алыр иде" – Нәбирә Гыйматдинова

“Бүген талантлы яшьләр бар. Мин бүген татар әдәбиятының хәле начар дигән сүз белән килешмим. Без татарлар бер-беребезне күрә генә белмибез. Шәп кенә әйберләр чыгып бара”, - дип белдерде язучы. Аның фикеренчә, татар әдәбияты төрле жанрлы булырга тиеш. “Тарих та, лирика да, фантастика да, балалар өчен дә булсын. Татар әдәбияты бер генә юнәлештә эшли алмый. Бездә тотрыклы гына язып килүчеләр бар – Марат Кәбиров, Рәмзия Габделхакова, Халисә Ширмән, Рифә Рахман. Бар андый язучылар, күрә белергә генә кирәк”, - ди Нәбирә Гыйматдинова.

Язучы билгеләп үткәнчә, республика җитәкчелеге дә татар әдәбияты үсешенә йогынты ясый алыр иде. “Әгәр безнең өстәге җитәкчеләр – Президент Аппараты, Министрлар Кабинеты, Дәүләт Советы вәкилләреме берәр җыелышта хакимият башлыкларына: “Җәмәгать, бүгенге көндә 10лап язучының шәп әйберләре басыла, укыганыгыз бармы, мин тагын сорармын” дисәләр, нигә укымасыннар?! Татар язучысының дәрәҗәсен күтәрергә була. Язучы үзен үзе пропагандалап йөри алмый. Сталин чорын гына хәтерләсәгез, Гомәр Бәшировка премия биргәндә, ул партия өлкә комитетына укыдыгызмы диеп шалтырата бит. Шуннан “Намус” романын пропагандаларга тотыналар”, - дип белдерде Нәбирә Гыйматдинова. Ул бездә тәрҗемә итәрлек язучылар да җитәрлек булуын билгеләп узды .

Нәбирә Гыйматдинова китап укуга мөкиббән булуы турында сөйләп: “Безнең шундый чор булгандырмы – без бөтенесен укыдык. Китап уку – безнең өчен әйтеп бетергесез ләззәтле әйбер иде. Казанга килгәч, Бауман урамында бик күп китап сатып алдым, аларның күбесен соңрак китапханәләргә бүләк иттем. Университетта чит ил классикасын мәҗбүри укыттылар, “китапның тышы нинди төстә” дип сорый иделәр. Бөтен рус классикасын укып чыктым. Шул вакытта ярый укылып калган дип сөенәм”, - диде.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев